16+

Йөрәк белән шаярырга ярамый

Румия апа Сөнгатуллина: «Республика клиник хастаханәсе икенче өем кебек инде», - ди. Аңарда - сирәк очрый торган йөрәк авыруы. Клиника тарихында мондый очрак әле өченче генә тапкыр теркәлгән икән. - Күкрәк турысында кыздыру, яндыру кебек тойгы күптән бар иде миндә, - ди 60 яшьлек Румия апа. - Тизрәк атларга туры...

Йөрәк белән шаярырга ярамый

Румия апа Сөнгатуллина: «Республика клиник хастаханәсе икенче өем кебек инде», - ди. Аңарда - сирәк очрый торган йөрәк авыруы. Клиника тарихында мондый очрак әле өченче генә тапкыр теркәлгән икән. - Күкрәк турысында кыздыру, яндыру кебек тойгы күптән бар иде миндә, - ди 60 яшьлек Румия апа. - Тизрәк атларга туры...

Румия апа Сөнгатуллина: «Республика клиник хастаханәсе икенче өем кебек инде», - ди. Аңарда - сирәк очрый торган йөрәк авыруы. Клиника тарихында мондый очрак әле өченче генә тапкыр теркәлгән икән.
- Күкрәк турысында кыздыру, яндыру кебек тойгы күптән бар иде миндә, - ди 60 яшьлек Румия апа. - Тизрәк атларга туры килсә, тын кысыла, атлаганда авыр. Баштарак моңа игътибар итмәдем, ун ел шулай азапланганнан соң, авыртулар түзеп булмаслык­ка әйләнгәч, табибларга күрендем. Баштарак неврология өлкәсендә дәваландым. Әмма бернинди үзгәрешләр дә булмагач, Республика клиник хастаханәсенә барырга булдым. Һич кенә дә миндә йөрәк авыруы дип уйламый идем. Медицина хезмәткәрләре теленнән тәрҗемә итеп, үзебезчә әйтсәк, кан тамырлары тыгылган икән. Йөрәк эшчәнлеген тәэмин итеп торган кан тамырлары 90 процентка ябык. Баштарак операция ясарга берәү дә алынмады. Әле ярый РКБ табиблары Мәскәүдәге хастаханә белән элемтәгә кереп, йөрәккә операция ясауны җайга сала алды. Шундый дүрт операция кичердем инде. Хәлем бик әйбәт дип әйтә алмасам да, яшим бит, сулыш алулары җиңеләйде. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллинга, мине тикшереп торган табиб, кардиология бүлегенең җитәкчесе Альберт Гыйльмановка, операция ясаган профессор Борис Руденкога, шәфкать туташларына зур рәхмәт.
Ул хәзер дә клиникада дәвалана әле. Үзләрендә авырту тойган кешеләр узар әле дип вакытны сузмасын, түзеп утырмасын, вакытында табибларга күренсен иде, йөрәк белән шаярырга ярамый, дип киңәш итә.
- Йөрәкне тәэмин итә торган кан тамырлары бик тар иде, операциянең катлаулы булуы аңлашыла, - ди Румия апаның табибы кардиолог Альберт Гыйльманов. - Хәзерге заман шартларында мондый төр операцияләр яңалык түгел анысы. Медицина да камилләшә, сыйфат ягы яхшыра бара. Бу авырудан тулысынча терелеп була дип гарантия биреп булмый, медицина телендә әйткәндә, «стенд рестенозы» барлыкка ки­лүе бар, ягъни кан тамырлары кабат тараерга мөмкин. Бу кешенең организмына, хәленә бәйле. Шуңа да операцияләрне еш ясатырга, гел дәваланып торырга туры килә. Табиб буларак беренче чиратта, без һәрвакытта да ягымлы, ачык булырга тиешбез, пациентны елмаю, җылы сүз дә дәвалый икәнен онытмыйк.
Республикада йөрәккан тамырлары авырулары белән 282 573 кеше исәптә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading