16+

Иҗат дәвам итә

80 ел эчендә Татарстан рәссамнары нинди генә күргәзмәләр уздырмаган да, респубика сынлы сәнгатенең дәрәҗәсен нинди генә шәхесләр күтәрмәгән? Бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында барган юбилей күргәзмәсе күпләрне уйланырга, Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Садри Ахун, Әнәс Тумашев, Васил Маликов, Әмир Мәҗитов, Надир Әлмеев, Абрек Абзгильдин,...

Иҗат дәвам итә

80 ел эчендә Татарстан рәссамнары нинди генә күргәзмәләр уздырмаган да, респубика сынлы сәнгатенең дәрәҗәсен нинди генә шәхесләр күтәрмәгән? Бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында барган юбилей күргәзмәсе күпләрне уйланырга, Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Садри Ахун, Әнәс Тумашев, Васил Маликов, Әмир Мәҗитов, Надир Әлмеев, Абрек Абзгильдин,...

Ә менә бүген иҗат мәйданы кемнәр кулында? Соңгы биш елда алар нинди әсәрләр иҗат иткән? Рәссамнарыбызны нәрсә илһамландыра, нинди темалар тынгы бирми, күңел күкләре нинди төсләргә бай, өлкән буынның үкчәсенә басып килерлек яшьләр күренәме - әлбәттә юбилей күргәзмәсенә килгән тамашачы күңелендәге сораулар моның белән генә дә бетми торгандыр. Шулай икән -анысы бигрәк тә яхшы. Иң мөһиме битараф кына булмыйк. Хәер, халык хозурына куелган эшләрнең һәрвакыттагыча күргәзмә комитеты тарафыннан бөртекләп сайланып алынганын исәпкә алсак, биредә инде иң лаеклы әсәрләр урын алуын чамалавы кыен түгел. Кайчандыр бер канат астында иҗат итүче рәссамнарның бүгенге көндә берничә иҗат берлегенә бүлгәләнүенә карамастан (Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе - рәисеВиктор Аршинов, Татарстан Рәссамнары берлеге -Зөфәр Гыймаев, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы иҗади бүлегее - Илгизәр Самакаев, Россия Рәссамнар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе -Факил Гайфетдинов һ.б.) аларның һәркайсы үзен лаеклы күрсәтә алды. Әйтик, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе берничә залны биләп 96 рәссамның 185 эшен тәкъдим итте бу күргәзмәдә. Берлек каршында эшләп килүче Яшь рәссамнарның иҗат бүлекчәсе дә үзен тулы куәтенә күрсәтә алган. Татарстан Рәссамнар берлеге тәкъдим иткән экспозиция дә шактый зур урын биләп тора. Алар да 100 гә якын рәссамның 174 эшен тәкъдим итте алар. Күргәзмәдә тулы бер династияләрнең калку бирелүе дә куанычлы хәл. Әйтик, әнә Виктор Рогожин, Рада Нигъматулина кызлары Изабелла Рогожина һәм Марина Нигъмәтулина белән берлектә 40 тан артык сын тәкъдим иткән. Аларның шәхси тәкъдимнәр, теләкләр дәфтәренә дә тамашачы: "Йа хода, ни кадәр гүзәлек! Ничек без шушыны моңа кадәр күрмәгәнбез!"-дип соклануларын белдергәннәр. "Бу - җыр! Бу - тылсым! Моңа үзебез дә аптырыйбыз. Без халык өчен эшлибез, сыннарыбыз остаханәдә шуның кадәр күп. Тик менә аларны күргәзмәләргә йөртү генә авыр",- диләр Изабелла белән Марина.

Юбилей уңаеннан гомерләрен сынлы сәнгатmькә багышлаган сәнгать әһелләрен бүләкләү дә матур йола. Сәнгать белгече Розалина Шаһиеваның Россия Рәссамнар берлегенең Алтын, ә рәссамнар Александр Иншаков һәм Михаил Кузнецов Көмеш медальләре белән; халык рәссамнары Искәндәр Рафиков, Владимир Поповның сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия Рәссамнар берлеге рәисе Андрей Кавальчук имзалаган Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе бәйрәмне тагын да мәгънәлерәк итте. Өлкән рәссам Татарстанның халык рәссамы Валерий Скобеевка да тапшырылды Рәхмәт хаты. Сергей Скоморохов, Мәхмүт Ваһапов, Илдус Сираҗиевлар Россия Рәссамнар берлегенең Дипломнарына лаек булды.Мәдәният министрлыгы да үз бүләкләрен әзерләгән иде.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк: татар графикасының 1931-33 елларда Парижда, Чикагода күрсәтелүе хакында үзвакытында сәнгать белгече Петр Дульский илһамланып язган булган. Хәзер инде офаклар тагын да киңрәк. Рәссамнарның эшләре чит илләрдә куелу бүген инде гадәтим күренеш. Көнбатышта, Көнчыгышта, Франциядә, Голландиядә, Финляндиядә, Венгриядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Пакыстан, Төркия, Кувейтта уңыш белән узган күргәзмәләр аша республикабыз рәссамнары татар дөньясын, милли рухыбызны чит илләргә таныта.

Эстафета Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалы, Фешин исемендәге сәнгать училищесы аша узып, Татарстанның сынлы сәнгать ташкынына ныклап торып яңарыш рухы алып килүче яшьләр кулына күчә бара. Бер үк вакытта элеккеге традицияләгә дә тугры булуларын дәлилли килә алар.

Рәссамнар берлеге тарихында иң беренче күргәзмәнең Яшел Үзәндә узуын беләбез. Быелның 16 ноябрендә Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсенең яшьләр секторы ( җитәкчесе Илнур Сираҗиев) моннан 80 ел элек булган прецедентны кабатлап янә Яшел Үзәндә күргәзмә ачты. Ул көнне экспозициягә куелган барлык эшләр, җуелмас хәтер символы булып, Яшел Үзән галереясенә бүләк ителде. Бер сүз белән рәссамнарның иҗат эпопеясе дәвам итә.

...Сынлы сәнгатьнең барлык юнәлешләрен эченә алган юбилей күргәзмәсе башта 20 декабрьгдә ябылачак дип тәгаенләнсә дә, бәйрәм көннәрендә дә эшен дәвам итәчәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading