16+

Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез Эльбруста татар җырларын танытып кайтты

Чувашиядә яшәп ятучы милләттәшләребез - Урмай авылының данлыклы «Мишәр» ансамбле Эльбруста татар җырларын яңгыратып кайткан.

 Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез Эльбруста татар җырларын танытып кайтты

Чувашиядә яшәп ятучы милләттәшләребез - Урмай авылының данлыклы «Мишәр» ансамбле Эльбруста татар җырларын яңгыратып кайткан.

Алай гына да түгел, Эльбрус тавына менеп, Чувашия һәм Татарстан әләмнәрен дә җилфердәткәннәр. Әлеге хәбәрне ишетүгә, без Чувашия Респуб­ликасының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, ансамбль җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов белән элемтәгә кердек. «Мишәр» ансамбле Кабардино-Балкариягә балкар халкының «Яңарыш көннәре» бәйрәменә катнашу өчен барган.

- 28 мартта балкарлар үзләренең бәйсезлек алу көнен бәйрәм итә. 1994 елдан башлап, алар «Яңарыш көне» фестивален үткәрә башлаган. Быел безне дә шул фестивальгә чакырдылар. Балкар халкының «Эльбрус» бию ансамбле безнең күптәнге дуслар. Алар без уздырган «Урмай-Зәлидә» белән «Арт-мәдхия» фестивальләрендә дә катнашты, әле быел да килергә җыеналар. Безнең «Мишәр» ансамбле әлеге чарага махсус кавказ стилендә булган «Зәңгәр кич» исемле җыр әзерләп барды. Фестиваль бик әйбәт узды. Балкарлар белән дуслык күперебез тагын да ныгыды. 4500 метр биеклеккә Эльбрус тавына да алып менделәр. Чегем тарлавыгын да күреп кайттык. Ул табигатьнең матурлыгын күрсәгез, бүген дә шуннан алган тәэсирләр белән яшибез.

Милләттәшләребез Чечняның Грозный шә­һәрендә дә булырга өлгергән. Чувашиядәге Чечен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Салман Майрукаев, Кабардино-Балкариягә кадәр барып җиткәч, Чечняга да керми китмәгез инде дип, шунда барырга тәкъдим иткән.

- Чечня Республикасының Шелковской районында гомер итүче милләттәшләребез янында булдык. Монда 700 татар яши икән. «Мишәр» ансамб­ле концерт куйды. Безнең программаны алар яратып кабул итте, - диде Фәрит Гыйбатдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading