16+

Гулнора белән Рузил Гатиннар: «Кая барсак та, Казанны сагынып кайтабыз»

Гулнора белән Рузил Гатиннар Италиядә яшь опера җырчылары конкурсында катнашты. Анда Гулнора жиңү яулады, ә Рузил грантка ия булды. Без алар белән Италиягә стажировкага китәр алдыннан очраштык.

Гулнора белән Рузил Гатиннар: «Кая барсак та, Казанны сагынып кайтабыз»

Гулнора белән Рузил Гатиннар Италиядә яшь опера җырчылары конкурсында катнашты. Анда Гулнора жиңү яулады, ә Рузил грантка ия булды. Без алар белән Италиягә стажировкага китәр алдыннан очраштык.

- Гулнора, ни өчен уку йортын Казанныкын сайладыгыз? Кырымнан Татарстанга үзегезне нинди җилләр ташлады?
- Минем әбием Казаннан. Заманында әнием Левиза Чалбашева Казан музыка училищесын тәмамлаган. Ул - академик тавышлы җырчы, Кырым Республикасының атказанган артисты, минем ­Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина классында укуымны теләде. Килсәк, укырга керүчеләрнең барысы да аңарда укырга теләк белдергән. Ә ул мине генә сайлап алды.


Фото: sobaka.ru

- Италиягә конкурс­ка барырга кем тәкъдим итте? Анда нинди арияләр башкардыгыз? Аларны үзегез сайлап алдыгызмы, әллә жюри кайсын куша, шуны җырларга туры килдеме?
Гулнора: - Без Европа буенча яшь башкаручылар конкурсы хакында интернет аша укып белдек. Аннары анда катнашырга теләгәнемне белгәч, үзем эшли торган опера һәм балет театрында программа буенча әзерләнергә булыштылар. Конкурста Европа илләреннән яшь опера җырчылары катнашты. Ул 67 нче мәртәбә үткәрелә. Заманында бөтен илгә танылган Лучано Паворотти да катнашкан. Миңа «Турандот»тан Лиу партиясен башкарырга туры килде. Анда җиңү яулаганнан соң, Лиуны башкару өчен, Италиягә чакырдылар.

Рузил: - Ә мин, Моцартның «Так поступают все» дигән операсыннан Феррандо партиясен җыр­лап, грантка ия булдым. Һәр катнашучы өч операдан үзенә бер роль сайлап, жюрига тәкъдим итә. Миңа үзлегемнән генә әзерләнергә туры килде.

- Камал театрында барган «Хан кызы Турандык» спектакле белән охшашмы Гулнора җырлаган әлеге опера?
Рузил: - Алар икесе Карл Гоцци әсәре буенча язылган, әмма операда үзгәреш­ләр бар.

- Сез узган ел Тинчурин театрында күрсәтелгән «Кара пулат» операсында да җырладыгыз. Милли операдан нинди хисләр калды?
Гулнора: - Без аны бик яраттык. Тагын шундый татар опералары булсын иде.

Рузил: - Аның куелганына бер ел үтеп китте. Бик яхшы тәэсирләр белән искә алабыз без аны. Бөтен артистлар бер-беребезгә яр­дәм итеп, бер гаилә сыман эшләргә тырыштык. Яхшы режиссер белән эшләдек. Ул - опера театры сәхнәсендә куелырга тиешле әсәр.

- Рузил, сезне тамашачы телевидениедә һәм сәхнәдә оста алып баручы буларак та яхшы кабул итә. Ул эшкә ничек тартылдыгыз?
- Моңа махсус укымадым. Алып бару җиңел түгел. Кайвакыт алып барганчы, тамашачы алдына чыгып, ун җыр җырларлык буласың.

- Бергә уртак проект эшләргә исәбегез юкмы соң? Рузил, сез эстрада җыр­ларын да оста башкарасыз бит.
Рузил: - Бергәләп татар, чит ил классик әсәрләреннән торган концерт әзерлисе килә. Эстрада җырларын элек башкарсам да, хәзерге вакытта киләчәгемне тик операда күрәм. Ул авыр, әмма искиткеч гүзәл жанр.

Гулнора: - Мин дә татар классик композиторларының әсәрләрен күп җырлыйм.

- Безнең халык күбрәк эстрадага тартыла. Татар тамашачысында операга мәхәббәтне ничек тәрбия­ләп була?
Рузил: - Күбрәк радио­телевидениедән яң­гы­ратыр­га һәм, мөмкинлек булганда, татар операларын ешрак куярга кирәк.

Гулнора: - Безнең театр залы һәрвакыт тулы була. Яшьләрнең операга күп килүе сөендерә.

- Әгәр сезгә берәр драма театрында роль бирсәләр...
Рузил: - Мин рәхәтләнеп барып уйнар идем.


Фото: sobaka.ru

- Сезне консерватория кавыштырган. Бер-берегезне нинди сыйфатларга карап сайладыгыз?
Гулнора: - Без беренче курстан бирле бергә. Рузил бик мәрхәмәтле. Бер-беребезне яхшы беләбез. Консерваторияне тәмамлагач, никах укыттык.

Рузил: - Гулнора башка кызлардан тыйнаклыгы белән аерылып тора иде. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым.

- Сез чит илләрдә күп йөрисез. Кайсы телләрдә аралаша аласыз?
Рузил: - Инглиз, итальян телләрендә сөйләшәбез. Күбрәк инглизчә аралашырга туры килә.

- Италиядә кайчанга кадәр булырга җыенасыз? Әгәр чит илдә бөтенләйгә калырга чакырсалар...
Гулнора:
- Без башта «Турандот» операсы белән Италиядә гастрольләрдә йөрибез. Анда остаханәләрдә дә катнашачакбыз. Лиу партиясен соңыннан Казанда да җырларга ниятлим. Без июнь аенда Казанда булырга тиешбез. Кайсы гына илгә барсак та, Казаныбызны сагынып кайтабыз. Без шушында гаилә кордык, шушында яшәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading