16+

Татарча курчаклар ясаучы Александр Дерябин

Беренче курчагын өченче сыйныфта укыган чагында ясый Александр Дерябин. Казанның 96 нчы мәктәбендә укыган чагы бу аның.

Татарча курчаклар ясаучы Александр Дерябин

Беренче курчагын өченче сыйныфта укыган чагында ясый Александр Дерябин. Казанның 96 нчы мәктәбендә укыган чагы бу аның.

Курчак театры куйганда, бер курчак җитми боларга. Берни булмагандай батыраеп тотына Саша. Менә шуннан бирле курчакларга битараф түгел ул. Бүген инде живописьтан кала үз автор курчакларын тудыручы рәссам буларак беләләр аны. Курчаклары Германия, Англия, Америкага кадәр барып җиткән. Ижевск сәнгать-сәнәгать училищесында уку, 33нче училищеда мастер булып эшләү, армия хезмәте, Чебоксар педагогия институтының худграфын тәмамлау - рәссам Александр Дерябин үткән юлның кайбер этаплары гына әле бу. Заманында курчак театрында гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшләп алуы да эзсез үтми. Моннан соң ул үзе «Курчак балаганы» дигән күчмә курчак театры оештырып, биш еллап республика буйлап спектакльләр дә куеп йөри.

Бүгенге көндә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Әмма бу әле Александр Дерябин иҗат белән шөгыльләнми дигән сүз түгел. Киресенчә, биредә рәссам «Кукарт» дип аталган иҗат студиясен җитәкли. Үз куллары белән ни дә булса ясап карарга теләге булган 8 яшьтән 60 яшькәчә булган кешеләр шөгыльләнә аңарда. Кемдер майлы буяулар белән картиналар эшли, кемдер, ничә яшьтә булуына карамастан, остазлары кебек курчак ясарга ярата, кемнедер декорацияләр кызыксындыра. Шунда ук Александр Дерябинның курчаклары белән дә танышырга мөмкин. Нинди генә образлар тудырмый ул. Ни хикмәт, берсе генә дә битараф калдырмый, ә ирен читенә елмаю элеп китә.

- Курчаклар миңа үзен­­нән-үзе «килде». Бу эш ошамаса йә булмаса ихластан, бөтен җанымны биреп ясамасам, берни дә килеп чыкмас иде, - ди автор.

Шулай да кибетләрдә йөргәндә, кайбер курчак­ларны күрә дә, юк инде егетләр, безнеңчә - татарча түгел бит инде болар, дип үрсәләнә ул. Үзе рус милләтеннән булса да, әнисе ягыннан татарлар бар аның нәселендә. Ә менә Александр Дерябинның эшләрен караганнан соң, кем генә, бу татарча түгел бит, дияр икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading