16+

Юбилей күргәзмәсе күпләрне уйландырырга мәҗбүр итә

80 ел эчендә Татарстан рәссамнары нинди генә күргәзмәләр уздырмаган да, республика сынлы сәнгатенең дәрәҗәсен нинди генә шәхесләр күтәрмәгән? Бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында барган юбилей күргәзмәсе күпләрне уйланырга, Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Садри Ахун, Әнәс Тумашев, Васил Маликов, Әмир Мәҗитов, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин,...

Юбилей күргәзмәсе күпләрне уйландырырга мәҗбүр итә

80 ел эчендә Татарстан рәссамнары нинди генә күргәзмәләр уздырмаган да, республика сынлы сәнгатенең дәрәҗәсен нинди генә шәхесләр күтәрмәгән? Бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында барган юбилей күргәзмәсе күпләрне уйланырга, Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Садри Ахун, Әнәс Тумашев, Васил Маликов, Әмир Мәҗитов, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин,...

Ә менә бүген иҗат мәйданы кемнәр кулында? Соңгы биш елда алар нинди әсәрләр иҗат иткән? Рәссамнарыбызны нәрсә илһамландыра, нинди темалар тынгы бирми, күңел күкләре нинди төсләргә бай, өлкән буынның үкчәсенә басып килерлек яшьләр күренәме - әлбәттә, юбилей күргәзмәсенә килгән тамашачы күңелендәге сораулар моның белән генә дә бетмәгәндер. Шулай икән - анысы бигрәк тә яхшы. Иң мөһиме: битараф кына булмыйк. Хәер, халык хозурына куелган эшләрнең һәрвакыттагыча күргәзмә комитеты тарафыннан бөртекләп сайланып алынганын исәпкә алсак, биредә инде иң лаеклы әсәрләр урын алуын чамалавы кыен түгел. Кайчандыр бер канат астында иҗат иткән рәссамнарның бүгенге көндә берничә иҗат берлегенә бүлгәләнүенә карамастан (Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе - рәисе Виктор Аршинов, Татарстан Рәссамнары берлеге - Зөфәр Гыймаев, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы иҗади бүлеге - Илгизәр Самакаев, Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе - Факил Гайфетдинов һ.б.), аларның һәркайсы үзен лаеклы күрсәтә алды. Әйтик, ­Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе, берничә залны биләп, 96 рәссамның 185 эшен тәкъдим итте бу күргәзмәдә. Берлек каршында эшләп килүче Яшь рәссамнарның иҗат бүлекчәсе дә үзен тулы куәтенә күрсәтә алды. Татарстан Рәссамнар берлеге тәкъдим иткән экспозиция дә шактый зур урын биләп торды. 100гә якын рәссамның 174 эшен тәкъдим итте алар. Күргәзмәдә тулы бер династияләрнең калку бирелүе дә куанычлы хәл. Әйтик, әнә Виктор Рогожин, Рада Нигъмәтуллина кызлары Изабелла Рогожина һәм Марина Нигъмәтуллина белән берлектә, 40тан артык сын тәкъдим итте. Аларның шәхси тәкъдимнәр, теләкләр дәфтәренә дә тамашачы: «Йа Хода, ни кадәр гүзәллек! Ничек без шушыны моңа кадәр күрмәгәнбез!» - дип соклануларын белдергәннәр.

- Бу - җыр! Бу - тылсым! Моңа үзебез дә аптырыйбыз. Без халык өчен эшлибез, сыннарыбыз остаханәдә шуның кадәр күп. Тик менә аларны күргәзмәләргә йөртү генә авыр шул, - диләр Изабелла белән Марина.

Гомерләрен сынлы сәнгатькә багышлаган сәнгать әһелләрен юбилей уңаеннан бүләкләү дә матур йола. Сәнгать белгече Розалина Шаһиеваның Россия Рәссамнар берлегенең - алтын, ә рәссамнар Александр Иншаков һәм Михаил Кузнецов - көмеш медальләре белән; халык рәссамнары Искәндәр Рәфыйков, Владимир Попов­ның, сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен, Россия Рәссамнар берлеге рәисе Андрей Ковальчук имзалаган Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе юбилейны тагын да мәгънәлерәк итте. Өлкән рәссам - Татарстанның халык рәссамы Валерий Скобеевка да тапшырыл­ды Рәхмәт хаты. Сергей Скоморохов, Мәхмүт Ваһапов, Илдус Сираҗиевлар ­Россия Рәссамнар берлегенең Дипломнарына лаек булды. Тантана уңаеннан Мәдәният министрлыгы да үз бүләкләрен әзерләгән иде.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк: татар графикасының 1931-33 елларда Парижда, Чикагода күрсәтелүе хакында үз вакытында сәнгать белгече Петр Дульский илһамланып язган булган. Хәзер инде офыклар тагын да киңрәк. Рәссамнарның эшләре чит илләрдә куелу бүген инде гадәти күренеш. Көнбатышта, Көнчыгышта, Франциядә, Голландиядә, Финляндиядә, Венгриядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Пакыстан, Төркия, Кувейтта уңыш белән узган күргәзмәләр аша республикабыз рәссамнары татар дөньясын, милли рухыбызны чит илләргә таныта.

Эстафета елдан-ел Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалы, Фешин исемендәге сәнгать училищесы аша узып, Татарстанның сынлы сәнгать ташкынына ныклап торып яңарыш рухы алып килүче яшьләр кулына күчә бара. Бер үк вакытта элеккеге традицияләргә дә туг­ры булуларын дәлилли килә алар.

Рәссамнар берлеге тарихында иң беренче күргәзмәнең Яшел Үзәндә узуын беләбез. Узган елның 16 ноябрендә Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсенең яшьләр секторы (җитәкчесе Илнур Сираҗиев), моннан 80 ел элек булган прецедентны кабатлап, янә Яшел Үзәндә күргәзмә ачты. Ул көнне экспозициягә куелган барлык эшләр, җуелмас хәтер символы булып, Яшел Үзән галереясына бүләк ителде. Бер сүз белән, рәссамнарның иҗат эпопея­сы дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading