16+

1 августтан цифрлы рубль турында закон үз көченә керәчәк: ул акча күчерүләргә ничек тәэсир итәчәк?

Цифрлы рубль әйләнешен көйләүче канун кабул ителде. Хисаплау һәм акча күчерү турында яңалыклар бар. 1 августтан пенсияләр һәм хезмәт хакларын цифрлы сум белән бирә башласалар, кибетләрдә товар өчен ничек түләргә?

1 августтан цифрлы рубль турында закон үз көченә керәчәк: ул акча күчерүләргә ничек тәэсир итәчәк?

Цифрлы рубль әйләнешен көйләүче канун кабул ителде. Хисаплау һәм акча күчерү турында яңалыклар бар. 1 августтан пенсияләр һәм хезмәт хакларын цифрлы сум белән бирә башласалар, кибетләрдә товар өчен ничек түләргә?

1 августтан нәрсә үзгәрәчәк

Дәүләт Думасы Россиядә цифрлы рубль кертүнең хокукый нормаларын ныгытучы база канунын кабул итте. Бу милли валютаның өченче формасы. Үзәк банк акчасыз түләү чараларына кушып өстәмә рәвештә цифрлы рубль чыгарырга планлаштыра.

Цифрлы рубль платформасының операторы булып Россия Банкы тора. Кулланучылар алдындагы бурычлар хәзер канун дәрәҗәсендә беркетеләчәк. Шулай итеп, цифрлы кошелеклар ачу, цифрлы рубльләр белән операцияләр үткәрү, шулай ук башка функцияләр өчен регулятор (эшне көйләүче) җаваплы булачак.

- Цифрлы рубль турындагы канунны кабул итү исәп-хисаплар һәм акча күчерүләр процессын гадиләштерү һәм тизләттерү, гражданнар өчен уңайлырак шартлар булдыру һәм Россиядә финанс базары үсешенә ярдәм итү потенциалына ия. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы рубль акча яки кредит бирү чарасы буларак түгел, ә түләүләр һәм күчерүләр үткәрү чарасы буларак барлыкка килә. Кредитны банктан акчалата яки акчасыз алырга мөмкин булачак. Цифрлы рубльгә процентлар исәпләнмәячәк. Шулай ук аның белән бәйле үткәрелгән операциягә кешбэк исәпләнмәячәк, — ди финанс аналитигы Владислав Антонов.

Канунда шулай ук цифрлы рубль платформасын үстерү өчен нигез салына. Анда өченче валюта әйләнешен көйләүче күп кенә нормалар да язылган. Законның төп нигезләмәләре 2023 елның 1 августыннан үз көченә керәчәк.

Цифрлы рубль нигә кирәк?

Үзәк Банкта цифрлы рубльләр физик затларның һәм компанияләрнең цифрлы янчыкта (кошелек) сакланачак дип сөйләделәр. Шул ук вакытта янчык регулятор платформасында ачылачак. Юиредә үк цифрлы рубльләр белән операцияләр дә узачак. Цифрлы янчыкка гадәти банк мобиль кушымталары һәм интернет банклары аша кереп булачак.

- Цифрлы рубльнең уңайлылыгын һәм нәтиҗәлелеген билгеләп үтәргә кирәк. Ул түләүләрне һәм акча күчерүләрне тизрәк һәм җиңелрәк үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Цифрлы рубль кулланучылар арасында арадашчыларсыз яки арадаш банк системаларысыз мизгелдә исәп-хисаплар өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Бу транзакцияләрне үткәрү вакытын һәм чыгымнарын киметергә мөмкин, - ди Владислав Антонов.

Түләү һәм күчерү комиссиясе күпме тәшкил итәчәк?

Закон буенча цифрлы рубльдә күчерүләр һәм түләүләр бөтенләй бушлай булачак. Бу валютаның яңа формасын көндәлек исәп-хисапларда куллануны стимуллаштырырга һәм түләү процессын гадиләштерергә ярдәм итәчәк.

Бизнес өчен тарифларга килгәндә, алар түләүнең 0,3 процентын тәшкил итәчәк. Бу түләү формасы буларак цифрлы рубльләрне кабул итү белән бәйле кайбер чыгымнарга китерергә мөмкин.

- Цифрлы янчыкны тулыландыру бик җиңел булачак-гадәти банк кушымтасы аша. Шулай итеп, цифрлы рубль белән түләүдә һәм күчерүдә бернинди кыенлыклар да була алмый, — дип аңлата Россия Банкының Үзәк федераль округы буенча Баш идарәсе иминлек идарәсе начальнигы урынбасары Дмитрий Ибраһимов.

Санлы рубль белән түләү никадәр куркынычсыз?

Канун шулай ук операцияләр һәм цифрлы рубль счетлары өчен банк серен саклау таләпләрен ныгыта. Бу исәпләүләр һәм акча күчерүләр турындагы мәгълүмат гамәлдәге кагыйдәләр һәм норматив таләпләр нигезендә конфиденциальлек белән якланачак дигәнне аңлата.

- Цифрлы рубль кертү финанс базарында конкуренция һәм инновацияләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Бу яңа финанс продуктлары һәм хезмәтләр үсешенә, шулай ук яңа инвесторлар җәлеп итүгә һәм икътисади үсешне стимуллаштыруга ярдәм итәчәк, — ди Владислав Антонов.

Пенсияләр һәм хезмәт хаклары цифрлы рубль белән кайчан биреләчәк

Киләчәктә кешеләргә пенсияләр яки хезмәт хаклары цифрлы рубльдә күчерәләчәк. Әмма моны алар үз теләкләре белән генә эшләячәк. Кеше түләүне нинди формада алырга икәнен үзе сайлаячак. Мәсәлән, хәзер пенсияне яки хезмәт хакын картадан гына түгел, ә кассада акчалата да алырга мөмкин. Моның өчен эш бирүчегә хәбәр итәргә генә кирәк. Пенсия белән дә шундый ук хәл. Почта аша акчалата яки банк картасына күчерү аша түләүләр алыргамы икәнен кеше үзе сайлый.
Киләчәктә бу ике түләү формасына өченче цифрлы рубль дә өстәләчәк. Милли валютаның өч формасы да гамәлдә булачак.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы рубль турындагы законның төп нигезләмәләре 1 августтан үз көченә керсә дә, әлегә аны киң кулланышка кертү өчен шартлар тудыру процессы гына бара. Россия Банкы башта банклар белән пилот проектын гамәлгә ашырачак. Барлык әзерлек эшләре тәмамлангач, цифрлы рубль әйләнешкә керәчәк. Шулай итеп, быелның 1 августыннан башлап пенсия һәм хезмәт хакын цифрлы рубльдә киң даирә кешеләр ала алмаячак, - дип аңлатты Үзәк банк эксперты.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading