16+

Айрат Шәфигуллин финанс пирамидалары эшчәнлеге турында сөйләде

Пирамида күрү өчен, халык, гадәттә, Мисырга ашкына иде. Ә хәзер беркая да барырга кирәкми - кая карама, бөтен җирдә "пирамида". Илебездә иң зур финанс пирамидасы төзегән Сергей Мавроди һәм аның МММын күпләр яхшы хәтерлидер. МММ эшчәнлегеннән 5-15 миллион кеше зыян күргән, дигәннәр иде. Мавроди белән авыз кат-кат пешсә дә, халык...

Айрат Шәфигуллин финанс пирамидалары эшчәнлеге турында сөйләде

Пирамида күрү өчен, халык, гадәттә, Мисырга ашкына иде. Ә хәзер беркая да барырга кирәкми - кая карама, бөтен җирдә "пирамида". Илебездә иң зур финанс пирамидасы төзегән Сергей Мавроди һәм аның МММын күпләр яхшы хәтерлидер. МММ эшчәнлегеннән 5-15 миллион кеше зыян күргән, дигәннәр иде. Мавроди белән авыз кат-кат пешсә дә, халык...

Начар әйбер тиз онытыла
Россияне финанс пирамидасының беренче дулкыны 90нчы еллар башында каплап, халыкны "Хопер" белән МММ төп башына утырткан. Икенче дулкын 90нчы еллар уртасында чайкалып алган. Финанс пирамидалары үз эшчәнлеген бизнес-клуб рәвешендә алып барган. Татарстанда "Атлантида", "Меркурий", "Орион", "Олимпик" кебек намуссыз оешмаларның эзенә төшкәннәр. Соңрак республика халкы акчасын "Гарант кредит", "Рубин" һәм "Надежда" оешмалары каерган. Менә инде дүртенче дулкынга да чират җитте. Финанс пирамидалары кешегә бик зур акча, алтын таулар вәгъдә итә. Әйтик, кеше бер мең сум алып килсә, бер елдан аның кереме 120 мең сумга җитәчәк, имеш! Мондый хәлләр "Буратино" фильмындагы Могҗизалар кырында да булмый торгандыр, кая анда чынбарлыкта!

Татарстанның Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, 2013-2014 елларда кешеләрнең, керемнәре арту нәтиҗәсендә, акчаны күбәйтү ихтыяҗы туды. Яхшырак яши башлагач, акчаны кайдадыр сакларга кирәк. Кайбер кешеләр акчаларын арттырырга тырыша. Ихтыяҗ тәкъдим китереп чыгарган төсле, финанс пирамидаларының да акча арткан заманда килеп чыгуы табигый. Әмма кешедә акча булу, яшәү дәрәҗәсе яхшырды, дигән сүз түгел әле.

- Күпмедер вакыт үтеп, элгәреге вакыйгалар онытыла. Кеше начар әйберне тиз оныта бит. Гадәттә, бу юлы узганында авызы пешмәгән кешеләр "бәхет"ен сыный. Ә кайберләре кат-кат бер үк тырмага баса, - диде Айрат Шәфигуллин.

Баксаң, финанс пирамидасына яшьләр яки пенсионерлар гына акча илтә, дип әйтеп булмый, "ятьмә"гә төрле катлау кешеләре эләгә. Хәзер "пирамида"лар микрофинанс оешмасы, кулланучы кооперативы һәм сирәк-мирәк ломбард буларак эшли. Дөрес, боларның барысы да финанс пирамидалары түгел, арада намуслылары да бар.

Акчасыз калган кеше дәгъва белдермәсен өчен, "пирамида"лар кечкенә сумма белән эш итә. Әйтик, өч мең сум өчен судлашып йөрисе килмичә, кеше кулын селти. Соңгы арада интернетта да "пирамида"лар барлыкка килде. Интернет аша акчаны ничек күчереп була торгандыр, кемгә биргәнеңне дә белмисең бит. Банкка депозитка (елына 12 процент) акча илткәндә, бөтен мәгълүмат энәсеннән җебенә кадәр язылган була, җитмәсә, кертем иминиятләштерелә. "Пирамида" елына 200 процент тәкъдим итеп тә, кеше ышана бит шуңа. Халыкның тагын бер ягы бар: дәүләт ярдәменнән ташламас, коткарыр, дигән уй белән яши, - диде Айрат Шәфигуллин.

Микрофинанс оешмасы, кулланучы кооперативындагы иминиятләштерү өчен дәүләт җавап бирми. Шуңа да төпкә киткән финанс пирамидасыннан керткән акчаңны кайтару ихтималы - 0,00 процент.

Дару урынына - акча
Республикада оешып теркәлгән 300ләп микрофинанс оешмасы, 150ләп кулланучы кооперативы бар. Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, элек йортларның беренче катында даруханәләр булса, хәзер ул урыннарны зур-зур акчалар вәгъдә итүче оешмалар басып алды. Микрофинанс оешмалары, кулланучы кооперативы теркәлгән адрес буенча эшләргә тиеш. Әгәр теркәлгән урыннары - бер җирдә, ә эшләгән урыны башка җирдә булса, бу - кагыйдә бозу.

Татарстанда 2014 елда финанс пирамидалары эшчәнлегеннән 3,5 мең кеше 500 миллион сумга зыян күргән, 14 җинаять эше кузгатылган! Әмма беркемгә дә бер тиен кайтарылмаган. Чөнки "пирамида"ны оештыручылар акчаларын качырып куя. Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, 1,5 меңгә дә, 70 миллион сумга да төп башына утырткан оешмалар бар. Зыянның күләмен гариза бирүчеләр санына карап ачыклыйлар.

Баксаң, берәрсе гариза язмыйча, полиция хезмәткәрләре оешманы тикшерә алмый икән. Оештыручылар законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, лицензиясез эшләү маддәләре буенча да җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Финас пирамидасы корбанына әйләнгән кешеләр, полициягә, прокуратурага, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә гариза бирә ала.

Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, акча кайда, финанс пирамидасы шунда. Алар нигездә шәһәр җирендә төпләнеп, район үзәкләренә борын да төртми. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында финанс пирамидалары саны ягыннан Татарстан беренчелектә.

Чираттагы "пирамида" җимерелде
Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләрендә "Первый Кредитный" кредит кулланучы кооперативы офислары ябылган. Кертемчеләр сүзләренә караганда, кооператив җитәкчесе бухгалтер белән бергә акча һәм документларны алып качканнар.

Кооператив 2013 елның мартында "Русфинанс" буларак эшли башлады. Шул ук исемдәге банк суд аркылы кооперативның исемен алыштыртуга иреште. Әмма 2014 елның декабрендә оешмада проблемалар килеп чыга башлаган. 12 гыйнвар көнне, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, кертемчеләр үзәк офиска акчаларын процент белән алырга килсә дә, ишек ачучы булмаган.

Кооператив хезмәткәрләре дә җитәкчелекнең мондый кыланмышына гаҗәпкә калган, чөнки күбесе "пирамида"га акча салган булган. Алар хәзер берьюлы ике тагарак алдында калды - эшсез дә, акчасыз да. Бер-бер артлы башка шәһәрләрдәге офислар да ябылып, кооператив җитәкчесе Марат Ибраһимов элемтәгә дә кермәгән, социаль челтәрдә шәхси битен дә япкан. Ул кооперативны рекламауга аена 5 миллион сум сарыф иткән, ә кертемчеләргә акчаларын елына 120 процентка арттырып бирергә вәгъдә иткән.

Шулкадәр акчаны каян аласыз соң, дип сораган клиентларга, болайрак җавап биргән: банк акча бирүдән баш тарткан кешеләргә кооператив үз акчасын югары процентка биреп, шулай байый торган булган, янәсе.

Бер алдану тарихы
Валерий Усманов
Интернетта акча эшләү теләге мине "бигпроцент.ком" ("Система финансовой взаимопомощи и краткосрочных инвестиций") сайтына китерде. Акча салганчы, интернетта әлеге оешма турында башка кешеләрнең дә фикерен эзләп карадым, ләкин бер уңай да, тискәре дә җавап тапмадым.

Акчаны умырып алу өчен, башта сайтта теркәләсез, аннары кертем кертәсез, ягъни үзегезнең электрон кошелектан оештыручыларныкына билгеле бер сумма күчерәсез (әйтик, 100 сум). 24 сәгать көтәсез. Бер тәүлектән соң кертем 25 процентка артып, 125 сум күләмендә табыш аласыз.
Башка кешеләрдә шик тудырмас өчен, системада теркәлеп, акчаларын керткән һәм алган кешеләрнең исемлеге, шулай ук керемне санап чыгару өчен калькулятор хезмәте дә бар. Сайтта язылганча, проектта 330лап кеше катнаша.

Шуннан соң игътибар белән офертаны (килешү төзү шартлары) укып чыктым, ул махсус рәвештә коры канцелярия теле белән язылган. Терминнарны алып атып, "су"ын "сыксаң", шул аңлашыла: безнең оешма бернәрсә өчен дә җаваплы түгел... Әгәр акчагыздан коры калсагыз, үзегез гаепле, чөнки сайтыбызда теркәлеп, сез гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу имтималына әзер булырга тиеш.

"Команда" бүлегендә биш кеше генә күрсәтелгән: администратор, программист, техник ярдәм һәм ике оператор. Фотолары да, исем, фамилияләре дә - бернинди белешмә дә юк. Әлеге сәер оешманың сайтта телефон номеры да күрсәтелмәгән.

Шулай итеп, дүшәмбе кичендә оештыручыларның электрон акча янчыгына 100 сум җибәреп, сишәмбе көнне сайтка кереп карасам, 25 сум өстәлгән. Шул мизгелдә үк акчаны электрон кошелекка күчерү турында гариза бирдем. Балансны карасам, акча килмәгән. Бер, ике, өч сәгатьтән соң да хәл үзгәрмәде... Чәршәмбе иртәсендә башыма шәп идея килде: бәлки, беренче отышны икенчесе белән бергә җибәрерләр. Оештыручыларга тагын 200 сум күчердем. Әмма кошелегыма барыбер бер тиен дә күчмәде. Чарасызлыктан системаның техник ярдәменә, акчаның ни өчен күчмәве турында сорап, хат язып җибәрдем. Әмма администратор, җавап бирәсе урынга, хатларымны бетереп, гомумән, хат яза алу мөмкинлегемне дә чикләгән. Әмма акча кертә алу мөмкинлеге калган.

Үз көчем белән эшләп тапкан 300 сум алай ук кызганыч та түгел. Гәрчә ул акчага чәйгә торт ала алыр идем. Беркатлы кешеләрдән акча каеручылар барлыгына исем китә. Интернетта акчаны без түгел, ә безнең ышанучанлык белән алар эшли.

Намуслы кулланучы кооперативын финанс пирамидасыннан ничек аерырга?
1. Бик югары процент, әйтик, акчаны аена 20 процентка арттырып бирергә вәгъдә итсәләр, чамалагыз, каршыгызда - финанс пирамидасы.
2. Кулланучы кооперативының СРОда ("Саморегулируемая организация", сайтлары бар) исәптә торганлыгын тикшерергә кирәк.
3. Микрофинанс оешмасы Россиянең Үзәк банк ресстерында теркәлгән булырга тиеш.
4. Финанс пирамидасы рекламасында купшы, "форекс", "трейдинг" кебек заманча сүзләр кулланыла, "алтын таулар" вәгъдә ителә.
5. Әгәр кулланучы кооперативы, микрофинанс оешмасына кеше алып килергә әйтәләр икән, белеп торыгыз, сезне алдарга җыеналар.

Фото photokzn.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading