16+

“Бер кризис та дөнья бетү белән тәмамланмый”

Кышлар нинди генә кырыс һәм салкын булмасын, барыбер яз килә, ди Илсур Метшин. Казанда чираттагы тапкыр “Made in Kazan” белем бирү форумы узды. Анда 100 эшмәкәр катнашты һәм башкалабызның гына түгел, Мәскәүдән килгән экспертларның да икътисадка кагылышлы фикерләрен тыңлады.

“Бер кризис та дөнья бетү белән тәмамланмый”

Кышлар нинди генә кырыс һәм салкын булмасын, барыбер яз килә, ди Илсур Метшин. Казанда чираттагы тапкыр “Made in Kazan” белем бирү форумы узды. Анда 100 эшмәкәр катнашты һәм башкалабызның гына түгел, Мәскәүдән килгән экспертларның да икътисадка кагылышлы фикерләрен тыңлады.

Форумга 2010 елда нигез салынган. Казан мэры Илсур Метшин Сингапурга белемнәрен арттырырга баргач, бездә дә шундый чаралар үткәрәсе иде, дигән уй килгән һәм белгечләрне Татарстанга чакырган. Пандемия вакытында форум эшчәнлеген туктатып торды һәм менә хәзер, икътисадта кризис башлангач эшмәкәрләр аралашу, фикер алышу мәйданына кабат җыелды.

“12 ел тычканнар тураклаганнан соң...”
Быелгы форумга 400 дән артык заявка килгән. Анда катнашучылар үзләре хакында, үзләрен һәм тирәлекләрен ничек үзгәртергә теләүләре турында эссе язарга тиеш булган. Форумның девизы да: “Үзең үзгәр — бөтен нәрсәне дә үзгәрт” дип атала. Бу форумнан соң тормышын тулысынча үзгәрткән шәхесләр дә бар. Мисал өчен, Михаил Кузнецов. Ул иң беренче “Made in Kazan”да катнашкан булган.
“Мин бизнеска фән өлкәсеннән килгән кеше. 12 ел тычканнар тураклаганнан соң, тегү белән шөгыльләнә башладым. 2010 елда форумда катнашкан идем, 2012 елда үз эшемне ачтым”, - ди Михаил.

“Кышлардан соң барыбер яз килә”

Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң Россия икътисадына карата күрелгән санкцияләр эзен тирән калдырды.
“Кыш нинди генә салкын, карлы булмасын, анардан соң барыбер яз килә. Ул озаграк килергә мөмкин, ташулар да була. Әмма барыбер җәй килә. Дөнья күләмендәге бер генә кризис та дөнья бетү белән тәмамланмады. Биредә барысы да реалистлар һәм бар да яхшы дип утырмыйлар. Әмма мөмкинлекләр бар. Казанның, Татарстанның ныклыгы җитәрлек. Без Россия икътисадының нигезе”, - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Мэр билгеләп үткәнчә, Татарстанның төп керем чыганагы булган нефтьне экспортлау 10 процентка гына кимесә дә, “без бераз начаррак яшәрбез, әмма ипи белән суга гына калмаячакбыз”, ди ул.

“2-3 айлык запаслар бар әле...”
“Мәскәү биржасы”ның бәйсез директоры, күзәтүчеләр советы рәисе Олег Вьюгин фикеренчә,Россиягә карата булган санкцияләр ике максаттан чыгып эшләнелгән. Аның берсе Россия икътисадын тулысынча изоляцияләү. Икенчесе мөмкин кадәр сәүдәне тоткарлау.
Россия бизнесының  2-3 айлык запаслары бар әле. Әмма алга таба ничек эшләргә кирәклеген уйларга кирәк, дип саный Олег әфәнде. Әмма запаслар барыбер бетәчәк  һәм ситуациядән чыгу юлларын табарга туры киләчәк, ди ул.

“Берәү дә махсус хәрби операция мондый дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән иде. Бу шок булды һәм паника тудырды. Күпләр акчаларын саклап калырга ашыкты. Хәзерге курс ул ясалма рәвештә булдырылган. Үзәк банк төп ставканы 29 апрельдә тагын төшерәчәк”, - дип аңлатма бирде Олег Вьюгин.Фото: https://kzn.ru/


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading