16+

Беренче планда - җаваплылык хисе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика мәгълүмат-хисаплау үзәге директоры Нияз Хәлиуллин 11 сентябрьдә беренчеләрдән булып тавыш бирде. "Сайлауларны калдырганым юк, һәрвакыт гаиләбез белән йөрибез", ди ул.

Беренче планда - җаваплылык хисе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика мәгълүмат-хисаплау үзәге директоры Нияз Хәлиуллин 11 сентябрьдә беренчеләрдән булып тавыш бирде. "Сайлауларны калдырганым юк, һәрвакыт гаиләбез белән йөрибез", ди ул.

Казан шәһәренең 61нче сайлау участогында 11 сентябрьдә иртәнге сәгать 8 тулуга ук биш кеше тавыш бирде.
- Әле генә иремне җирләп йөрдем, шунлыктан, җаныма бик авыр. Гафу итегез, сөйләшә дә алмыйм, күңелем тула. Ләкин, җаваплы эштән читтә кала алмыйм. Безнең участок тавыш бирүләргә әзер, - диде 61 нче сайлау участогы рәисе Люция Хөснетдинова.

Аның урынбасары Илдус Батреев әңгәмәне дәвам итеп:”Санитар таләпләр үтәлде. Һәр сайлаучыга медицина битлеге, ручка тапшырыла. Кергәндә һәр кешенең температурасы үлчәнә, санитар җыештыру үткәреп торыла. Антисептик әйберләр җитәрлек. Кандидатларның күзәтүчеләре катнашында стационар һәм күчмә урналарны пломбаладык. Безнең участокта сайлаучылар активлар, тавыш бирү тыныч узар дип өметләнәбез”, - диде. 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика мәгълүмат-хисаплау үзәге директоры Нияз Хәлиуллин 11 сентябрьдә беренчеләрдән булып тавыш бирде.
- Сайлауларны калдырганым юк, һәрвакыт гаиләбез белән йөрибез. Татарстанның тотрыклылыгы, ышанычлы киләчәк, балаларыбызның бәхетле трмышы өчен тавыш бирдем. Республикабызның ирешкән уңышлары һәрберебезнең күз алдында. Әлбәттә, эшлисе эшләр дә күп әле. Республиканың җитәкчеләре әйдаманлыгында алда торган бурычларны да башкарып чыгачагыбызга тулысынча ышанам, - дип фикерләре белән уртаклашты Нияз Хәлиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading