16+

Без бергә көчле – Россия өчен тавыш бирәбез!

2024 елның 15, 16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Без бергә көчле – Россия өчен тавыш бирәбез!

2024 елның 15, 16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Тавыш бирүдә 18 яшьтән башлап, Россия гражданнарының барысы да катнаша ала.

Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– Җаваплылык күрсәтү – гражданлык җәмгыятенең бурычы. Җаваплылык берьяклы гына була алмый, ул икеяклы булырга тиеш. Дәүләт үзенең бурычлары өчен җавап тота, халыкка мөмкинлекләр тудыра. Шунлыктан, һәр гражданның бурычы мөмкинлекләрдән файдалану гына түгел, ә үзенең дә җаваплылыгын күрсәтү. Сайлауга баруыбыз белән без махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек тә белдерәбез.

Ләйлә Фазлиева, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары:
– Бу -  безнең Ватаныбыз, һәр кешенең тавыш бирергә хокукы бар. Гаилә белән җыйнаулашып сайлауга килү мәслихәт. Балаларга бу илдә әти – әниләрнең үз балаларының киләчәге өчен тавыш бирүләрен күрсәтергә кирәк. Балаларга үз илең, аның үзенчәлекләре, илең белән ни өчен горурланырга кирәклеге турында  әледән – әле сөйләү зарур. Баланың үз иле турында нәрсә уйлавы һәм белүе һәркайсыбыздан тора.

Алинә Гыймалтдинова, блогер, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгының иҗтимагый советы әгъзасы:
– Сайлауларда катнашу – ул Ватаныңа битараф булмауны дәлилли. Кешенең тормышта актив карашлы булуы яхшы. Илебез, катлаулы хәлләрдә дә, гражданнарга карата социаль җаваплылык күрсәтә. Сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль түләүләр – барысы да сакланды. Сайлауга бармауны мин җавапсызлык мисалы итеп саныйм.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading