16+

 «Без булдырабыз! Ләкин, монысын булдыра алмыйбыз»

 Казанда 8 декабрьдә Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасын саклау буенча Конвенция кабул ителүгә 50 ел тулуга багышланган халыкара конференциянең йомгаклау утырышы булды.

 «Без булдырабыз! Ләкин, монысын булдыра алмыйбыз»

 Казанда 8 декабрьдә Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасын саклау буенча Конвенция кабул ителүгә 50 ел тулуга багышланган халыкара конференциянең йомгаклау утырышы булды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров үзенең чыгышында халыкара конференцияне оештырудагы ярдәме өчен Россия һәм Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.

— Казанда Универсиада һәм башка зур спорт чаралары узды. Мәдәни һәм табигать мирасын саклау да бик мөһим,-диде Шамил Гафаров.- Россиянең 89 субъектының һәркайсы яхшырак та үткәргән булыр иде, әмма конференция Татарстанда уздырылды. 56 ил вәкилләре, нәрсәгә дә карамастан, Татарстанга килде. Бу- зур җиңү, конференциядә мөһим мәсьәләләр күтәрелде.  Россиядә һәм Татарстанда мәдәни мирас ышанычлы кулларда. Татарстан мирасны саклауда тәҗрибәле. Безнең 3 объект ЮНЕСКО исемлегендә. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тырышлыгында ирешелде моңа. Хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та мәдәни мирасны саклауга әһәмият бирә.

 “Царское село” музее директоры Мария Рядова яшь буында мәдәни мираска хөрмәт тәрбияләү, эколог Евгений Шварц дөньяның табигать мирасын һәм Байкал күлен саклау, Алжир вәкиле Сәлах Амукране климат үзгәрешләренә каршы бердәм хезмәттәшлек, эксперт Наталья Душкина Россиядәге агачтан төзелгән тарихи биналарны саклау зарурлыгын искәртте. Сүрия вәкиле Нәзир Авад та борынгы биналарны саклау турында сөйләде. “Зөя утрау-шәһәрлеге” дәүләт музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин дини корылмаларның кайсы илнеке булганлыгына карамастан, тарихи кыйммәткә ия икәнлеген әйтте. ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова:”Әхлаклы кеше тәрбияләү мөһим, андый кешеләр тормышка җаваплы карый”,-диде.

 Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе “Адымнар” полилингваль мәктәбенең ЮНЕСКОның ассоцияләшкән мәктәпләр исемлегенә кертелүе турында игълан итте.

— Халыкара конференция ЮНЕСКОның Казан декларациясен кабул итте. Бу декларациядә климатка крата халыкара игътибар зарурлыгы, мәдәни һәм дини мирасны, шулай ук табигать мирасын саклау, Пальмираны торгызу мәсьәләләре теркәлде,-диде Григорий Орджоникидзе.

 Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиевнең чыгышы конференциядә катнашучыларга көчле тәэсир ясады.

— Конвенция кабул ителүгә 50 ел тулуга багышланган конференцияне үткәрттермәү өчен төрле киртәләр куйдылар. Безнең республикада “Без булдырабыз!” дигән шигарь бар. Ләкин без конференцияне үткәрттермәүне булдыра алмыйбыз. Шушы конференцияне үткәрә алуыбыз белән горурланачакбыз, искә алып сөйләячәкбез әле. Салкында, кыш көнендә килгәнегез өчен рәхмәт! Декабрь салкыннарында кайнар эшләдек.  Сөйләшеп сүзләр бетмәде, шунлыктан, җәй дә килегез! Гыйрактан Ибн Фадлан заманында безгә җәяүләп тә килгән,-диде Минтимер Шәймиев.

 Россия Президенты Владимир Путин указы һәм ил җитәкчелеге теләктәшлегендә, Болгарда ислам динен ирекле рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуның дәүләт югарылыгында зурлап билгеләп үтелгәнлеген дә телгә алды ул.

 — Яшьләргә карата юнәлтелгән зарарлы сәясәткә бердәм каршы тору кирәк. Ата-ана- бөек көч, яшьләр дә зур көч. Яшьләр эшли ала, аларның күзләре янып тора, мәдәни мирасны саклауга яшьләрне дә актив җәлеп итү кирәк,-диде Минтимер Шәймиев.

 Идел аша яңа күпер салынуын, Мәскәүдән Уралга кадәр юл төзелүен искәртеп, һәм ярымшаяртып, Минтимер Шәймиев:”Без климатны үзгәртүгә алына алмыйбыз, җылы вакытта тагын килегез!”- дип, сүзен тәмамлады.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без булдырабыз, дип, бөтен Татарстанны үзләренең собственностьлары ясап бетерделәр инде, дия безнең күрше бабай!)

    Мөһим

    loading