16+

"Без Украинага чын декоммунизациянең нәрсә икәнен күрсәтергә әзер..."

Россия Президенты Владимир Путин бүген Украинадагы вазгыять белән бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Украина хәрби көчләре белән чит ил киңәшчеләре идарә итә, дигән фикердә Президент. Шуңа бәйле рәвештә, НАТОның Украинага килүе Россиягә турыдан-туры куркыныч тудыруын да ассызыклады

"Без Украинага чын декоммунизациянең нәрсә икәнен күрсәтергә әзер..."

Россия Президенты Владимир Путин бүген Украинадагы вазгыять белән бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Украина хәрби көчләре белән чит ил киңәшчеләре идарә итә, дигән фикердә Президент. Шуңа бәйле рәвештә, НАТОның Украинага килүе Россиягә турыдан-туры куркыныч тудыруын да ассызыклады

"Донбасстагы хәлләр критик юнәлеш алды. Украина безнең өчен күрше дәүләт кенә түгел. Бу - безнең дуслар, бергә хезмәт иткән кешеләр. Безнең туганнар. Без алар белән кан аша бәйләнгән. Хәзерге Украина тулысынча коммунистик Россия тарафыннан төзелгән", - дип тарихка күз салды Владимир Путин. Ул Украинага нигез салынган беренче көннән алып, Владимир Ленин чорында Россиянең кайсы өлешләре Украинага бүләк ителүен искә алды. Әмма монарда Путин берәүне дә гаепләмим, ул чор бик авыр булган, ди Россия Президенты.

"Украина - тулысынча Владимир Ильич Ленин исемендәге республика. Ленин - Украинаның архитекторы. Хәзер Ленинның "рәхмәтле" буыны аның һәйкәлләрен җимерә. Имеш, декоммунизация. Без Украинага чын декоммунизациянең нәрсә икәнен күрсәтергә әзер", - дип тарихи вакыйгаларга мөрәҗәгать итте Путин.

СССР таркалганнан соң элеккеге республикаларның бурычларын Россия түләвен дә искә алды Владимир Владимирович. Украина ярдәм сораганда да, Россиянең беркайчан да кире какмавын да ассызыклады.

Безнең бердәм илебез таркалуга большевикларның, КПСС җитәкчеләренең хаталары китерде, диде ил башлыгы мөрәҗәгатендә. "Украина хакимияте баштан ук безне берләштергән әйберләрне кире кагып, дәүләт төзи башлады",- ди Путин.

Хәзерге чорга килсәк, Россия Президенты 2014 елда Мәйдандагы хәлләрне АКШ финанславын, көнгә 1 млн доллар акча бирелүен дә искәртте. Әмма хәзерге Украина халкының финанс хәле бик үк яхшы түгел. 

"2014 елдан алып Украинада суга тарифлар 3 тапкыр диярлек артты. Шул исәптән электрга да. Газга исә унар тапкыр үсте. Күп кешеләрнең коммуналь хезмәтләрне түләргә акчасы юк", - дип искәртте Президент. 

Хәрби операцияләргә килгәндә, Украина хәрби көчләре белән чит ил киңәшчеләре идарә итә. Без моны яхшы беләбез, ди Россия лидеры. Шуңа бәйле рәвештә, НАТОның Украинага килүе Россиягә турыдан-туры куркыныч тудыруын да ассызыклады Владимир Путин. "Аларга Россия кебек көчле, зур ил кирәкми",- дигән фикерен җиткерде Президент. 

Билгеле булганча, бүген Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык Советын җыйды. Анда сүз Украина, ЛНР һәм ДНР хакында барды. Төгәлрәк әйткәндә, совет әгъзалары ЛНР һәм ДНРны мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләр дип танырга кирәклеген искәртте. 

"Киев хакимияте ике тапкыр бу территорияләрдә хәрби операцияләр уздырды. Бу еллар дәвамында алар бу җирләрдә яшәүчеләр өстеннән көлде. Кешеләр күп еллар дәвамында, балалары белән подвалларда яшәде", - диде Владимир Путин.

Ахыр чиктә, Владимир Путин Россия тарафыннан ДНР белән ЛНРны мөстәкыйль дәүләт итеп тану турында игълан итте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading