16+

Безгә ни хәл итәргә, Собчак типсә тәртәгә?

Кайбер хатын-кыз игътибарны җәлеп иттерү өчен социаль челтәргә шигырь язып элә, яки фотосын куя да, үзен мактаттырып утыра, “лайк куймасаң – үпкәлим” дип башкаларны тинтерәтә. Бу эшне бик оста башкаручылар бар, судагы балык кебек хис итәләр үзләрен. Әмма күпме генә лайкылдатма, вак балык – вак инде ул, аның күле дә сай. Ә менә эреләре, тирән суларга чума торганнары социаль челтәрдә “йолдызлану” белән генә туктап калмый, алар сәясәткә үк кереп китеп, төрле дәрәҗәдәге постларны билиләр, кайберләре президент кәнәфиенә дә дәгъва белдерә. Йолдызының бишенче почмагы да гөлт итеп кабынган бер чорда Ксения Собчак кебекләр нишләсен, президентлыкка бармыйча?

Безгә ни хәл итәргә, Собчак типсә тәртәгә?

Кайбер хатын-кыз игътибарны җәлеп иттерү өчен социаль челтәргә шигырь язып элә, яки фотосын куя да, үзен мактаттырып утыра, “лайк куймасаң – үпкәлим” дип башкаларны тинтерәтә. Бу эшне бик оста башкаручылар бар, судагы балык кебек хис итәләр үзләрен. Әмма күпме генә лайкылдатма, вак балык – вак инде ул, аның күле дә сай. Ә менә эреләре, тирән суларга чума торганнары социаль челтәрдә “йолдызлану” белән генә туктап калмый, алар сәясәткә үк кереп китеп, төрле дәрәҗәдәге постларны билиләр, кайберләре президент кәнәфиенә дә дәгъва белдерә. Йолдызының бишенче почмагы да гөлт итеп кабынган бер чорда Ксения Собчак кебекләр нишләсен, президентлыкка бармыйча?

Моңарчы президентлыкка кандидатлар арасында хатын-кызлар ике тапкыр булган иде: 2000 нче елда Элла Памфилова (1,01 процент) һәм 2004 нче елда Ирина Хакамада (3,84 процент). Киләсе елгы сайлау кампаниясен бизәү вазифасын Ксения Собчак үзенә алырга тели. Президентлыкка кандидатның бер китабында язылганча, “йөз миллионлаган “лох”лар өчен Алла һәм патшабикә” азмы-күпме тавышны барыбер җыячак. Сигез ел буена “Дом-2”ны алып бару, “дөньяви арысланбикә” исеменә ия булу, Навальныйга каршы чыгып, үз фикерләрен белдерү – барысы да аның файдасына. Берничә  процент тавыш җыелу – бу исә берничә миллион кеше, оппонентлар шулхәтле тавышны югалтачак дигән сүз. Россия халкын “геннар калдык-постыгы” дип атаган Ксения Собчак яшьләрне үз ягына аударып, Навальныйның төп көндәше булырга мөмкин. Көнбатыш матбугаты “Россия оппозициясенең Джульеттасы” дип атаган Собчак өчен бүгенге тормыштан канәгать булганнар, Навальный өчен – риза булмаучылар тавыш бирәчәк, диләр белгечләр.

Фаразларны читкә куеп, Собчакны президент итеп сайладылар дип күзаллап карыйк. Россия – ярты бюджетын катык сатып кына тутырган, Көнбатыш алдында арт ягын боргалап йөрүче Литва түгел, биредә күпкә катлаулырак һәм мәшәкатьлерәк, шуның өстенә аны АКШ сенаторы Маккейн кебек “бензин колонкасы” хәлендә генә калдырырга хыялланучылар җитәрлек. Президентның җилкәсендә эчке сәясәтнең йөгеннән тыш дәүләтнең дөнья аренасындагы абруен, дәрәҗәсен, суверенлыгын саклау бурычы да тора. Дөнья вазгыяте тиз арада гына үзгәрмәячәк, хатын-кыз-президент мондый шартларда илне тезләндермичә кала аламы? “Дөньяви арысланбикә” титулы юкка гына бирелми, андыйлар битлекләрен алмаштыра, башкаларны төрлечә җайлап-майлап боргалый, аларның ышанычын аклый һәм шул ук вакытта каты бәгырьле була.  Көнбатышка һәм тирә-күршедәгеләргә менә шундый кеше белән эш итәргә туры киләчәк – син кәрт уенында бөтен тузларны җыеп бетергәндә генә аңарда кинәттән шахмат уйныйсы килү теләге уянырга мөмкин.

Ил белән идарә итәргә акыл да кирәк бит әле. Ксения Собчакның дөньякүләм ачышлар ясамаганын беләбез, әмма башкалар да ерак китмәгән. Барак Обамага Нобель премиясен биргәннәр иде, нәрсә өчен бирелгәнен элеккеге президент үзе дә аңламады ахры. Собчакның дөнья картинасына аек карашын Киевтагы нацистлар режимына һәм Донбасстагы хәлләргә бәя бирүеннән чамалап була. Кырым тирәсендә бәхәсләр куера башлаган чорда твиттердагы фикереннән соң Россиянең дәүләт чикләре үзгәрергә тиеш түгеллеге дә аңлашыла. Россиялеләрнең чәй пакетын сыгып-сыгып чәй эчкәннәрен карап торып, Курил утраулары безгә эләкмәс ахры дип, өметләрен өзгән японнарны шатландырырлык үзгәрешләр булмаячак.

Хатын-кызның тагын бер үзенчәлеге бар: берәр нәрсә вәгъдә итеп, әйткән сүзендә тормаса, башкалар өстенә аударып калдыра ала, үпкәләрлек урын да калдырмыйча. Украинаның “дөньяви арысланбикә”се Юлия Тимошенко кебек, әмма Собчак аңардан күпкә кәттәрәк. Аның үткәндәге тормышыннан ниндидер таплар табып, абруен төшерерләр дип куркырга да кирәкми, алардан күптән инде бөтенесе хәбәрдар. Үзенең китабында “Бер чите күренеп торган бюсгальтер һәрчак интрига тудыра”, дип язган президентлыкка кандидат тормышның һәр очрагыннан файдаланып калырга омтылачак. Бу инде мәңге бакый чалбарын күлмәккә алмаштыра алмаган Меркель ише генә түгел, көнбатыштагы “партнерларның” күзләрен майландыру җаен таба беләчәк. Күзе майланган ир-аттан теләсә нәрсә әүмәли ала хатын-кыз. Кем әйтмешли, сәләт – бетчә түгел, бармак белән генә сытып бетереп булмый. Иң мөһиме, пайтәхеттә утырганда ул хатын-кызларга хас кызыксынучанлык белән теләсә кая баскалап, йә булмаса тарткалап берәр нәрсәне ватып ташламасын да, чыгымчылаган ат кебек, үзе җигелгән арбаның тәртәсен генә тибеп сындырмасын, башкасына гына түзәр халык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading