16+

Туристлар коронавирустан курыкмаган...

2021 елдагы Бөтенроссия җанисәп алуның беренчел йомгаклары буенча, Казанда яшәүчеләр 1 миллион 300 меңнән артык кеше исәпләнә. Ратушада 21 февральдә узган Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә бу санны мэр Илсур Метшин игълан итте.

Туристлар коронавирустан курыкмаган...

2021 елдагы Бөтенроссия җанисәп алуның беренчел йомгаклары буенча, Казанда яшәүчеләр 1 миллион 300 меңнән артык кеше исәпләнә. Ратушада 21 февральдә узган Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә бу санны мэр Илсур Метшин игълан итте.

Президент юл күрсәтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр Думасы сессиясендә катнашты, үзенең бәяләмә сүзендә шәһәр җитәкчелегенә һәм депутатларга эшчәнлек юнәлешләрен тәгаенләде.
 – Казанның үсеш мәсьәләләрен комплекслы хәл итү кирәк. Монда юллар төзелеш дә, эш урыннары булдыру да һәм социаль инфраструктура да исәпкә алынсын. Шәһәр яны проблемасы һәрвакыт булды. Хәзер ул тагын да кискенләште, чөнки бик күп торак төзелә, без Казан агломерациясе турында әйтәбез... Шушы проблемаларны комплекслы гамәлгә ашырмаганлыктан, без күп хаталану ясадык. Пространство үсеше институты безнең өчен бик кирәкле. Гәрчә, соңга калсак та, бу институт үз эшчәнлеген башларга тиеш: кайда транспорт схемасы, җитештерү нокталары. Карагыз, халык ничек хәрәкәт итә? Иртән барысы да Казанга агыла, ә кич киресенчә. Бу мәсьәләрне системалы хәл итмәсәк, безгә бик кыен булачак, – дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика әйдаманы Казан янын үстерүдә мәгарифкә кагылышлы кимчелекләр дә җибәрелгәнлеген таныды.
– Хәзер бөтен ил буенча мәктәпләр төзү турында сүз бара, – дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Без бу проблеманы 10 ел элек чишәргә тотындык, әмма әлегә ахыры юк. Балалар бакчалары буенча да мәсьәлә катлаулы. Әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнмәячәкбез, дигән сүз түгел бу. Әлбәттә, шөгыльләнәчәкбез. Иң мөһиме – без кая таба барырга кирәклеген ачык аңлыйбыз.

 Бик яшәр идек тә соң
– Шәһәр халкының гомер озынлыгын 2030 елга 76 яшькә җиткерү фаразланылган иде. Ләкин, бүген үк ул 76,3 елны тәшкил итә. Безнең бурыч гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү, – диде үзенең докладында мэр Илсур Метшин. – Төп эшчәнлек юнәлешебез – Казанны тотрыклы үсеш шәһәре итү. Казан киң мөмкинлекләр шәһәре, актив, җаваплы һәм максатчан гражданнар өчен уңайлы, сәламәт территория, имин шәһәр мохитле һәм ачык хакимиятле шәһәр булачак.
Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, Россия Президентының илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында Указы имзаланган, икътисади һәм социаль өлкәне цифрлаштыру Стратегиясе кабул ителгән. Казанда цифрлаштыру уңышлы гамәлгә ашырыла.

Казан – яшьләр шәһәре
Башкала мэры Илсур Метшин әйткәнчә, Казан инде күптәннән студентларны һәм яшьләрне үзенә тартып торган магнит-шәһәргә әверелде.
Татарстан башкаласында 70 илдән 168 мең студент белем ала. Ун ел элек чит илләр егет-кызлары башкаланың студентлар дөньясының 3 процентын гына тәшкил иткән булган. Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән Казанга югары белем алырга килүчеләр елдан-ел арта бара.

Туристлар коронавирустан курыкмый
Татарстан башкаласы туристлык ягыннан да мавыктыргыч һәм кызыклы. Коронавирус чикләүләренә карамастан, узган ел Казанга 3 миллион кеше килгән.
 – Без 2020 елгы күрсәткечләрдән күбрәк санга ирешергә теләгән идек. Әмма, коронавирус сәбәбендәге чикләүләр тармакны артка чигендерде. Шик юк, 2030 елга елына 5 миллион турист күрсәткеченә барыбер ирешәчәкбез, – дип, максат куйды Илсур Метшин.
 
Казансу буенда – хастаханә

Быел 2нче һәм 16нчы шәһәр хастаханәләренә капиталь ремонт башлана. “Кояшлы шәһәр” һәм “Станция Спортивная” торак комплексларында дәваханә (поликлиника) филиаллары, ә Константиновка бистәсендә амбулатория ачыла.
 7нче шәһәр хастаханәсендә перинаталь үзәк төзеләчәк. Ул авырлы хатыннарга медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртачак.
 Гаврилов урамында Казансу елгасы буенда 480 урынга исәпләнгән балалар хастаханәсен төзүгә керешеләчәк. Бу хастаханә табигать кочагындагы сәламәтлек шәһәрчеге булачак. Шулай ук Дәрвишләр бистәсендә балалар дәваханәсе, “Салават күпере” белән “Весна” торак комплексларында өлкәннәр дәваханәләре төзи башлау быелгы планга кертелгән.

Медикларга рәхмәт!
– Йогышлы авырулар госпитальләрендә 2740 табиб һәм шәфкать туташы эшли. Аларның хезмәте – чын батырлык! – дип, рәхмәт хисләрендә телгә алды сәламәтлек саклаучыларны мэр Илсур Метшин.
Казанда өлкәннәрнең 81 проценты коронавирустан беренче компанент вакцина кадаткан. Татарстан Президенты теләктәшлегендә Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләренә 123 берәмлек автомобиль тапшырылган.

Балалар өлеше
А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сараена реконструкция ясау өчен экспертиза үткәрелгән, проект әзерләнгән. Капиталь төзекләндерүне башкарып чыгу өчен Татарстан Президенты ярдәменә өмет багланыла.


Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading