16+

Чистайда бер ир боз астына китте... мәңгелеккә

Татарстанда 2020/2021 еллар сезонында 3 кеше сулыкларда боз астына китеп, һәлак булган. Бәхеткә, 7 кеше коткарып калынган.

Чистайда бер ир боз астына китте... мәңгелеккә

Татарстанда 2020/2021 еллар сезонында 3 кеше сулыкларда боз астына китеп, һәлак булган. Бәхеткә, 7 кеше коткарып калынган.

Мишә елгасында 21 ноябрьдә 2 ир-ат балык тотарга исәпләп, боз өстенә керә. Ләкин, боз өслеге яргалана башлагач, ярдәм сорап телефоннан шалтыраталар. Коткаручылар килеп җитеп, бу ирләрне ярга чыгара. Чистай районында 27 ноябрьдәге вакыйга, кызганыч, фаҗига белән тәмамланды, бер ир боз астына китеп һәлак булды,-дип, күңелсез саннар әйтте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда иминлек бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова.

Быелның ноябрь ахырында көндез +4 градуска кадәр җылы һава тору, яңгырлар яву, көчле җилләр исү сәбәпле, республикадагы сулыкларда боз өслеге нык какшаган.
— Боз өслеге гаять ышанычсыз. Быел, хәтта, кышкы айларда да теләсә кайда боз өстенә кермәү хәерле,- дип, алдан ук кисәтте Регина Гаязова.

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай, Кама Тамагы, Минзәлә, Лаеш муниципаль берәмлекләрендә сулыкларны күзәтчелектә тоту пунктлары оештырылган.

Әгәр кеше 7 сантиметрдан да юкарак боз өстенә керсә, җирле хакимият кагыйдә үтәмәүчене Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 3.10 матдәсе нигезендә, 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штрафка тарта ала.
— Казан шәһәре эчендәге күлләрдә йөргән өчен дә штраф салынамы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
— Татарстан башкаласында кышкы чорда Кабан күлләре һәм башка кече сулыклар өстендәге бозларга кермәү хәерле, чөнки боз калынлыгы төрлечә ята. Казанлылар юка боз өстенә керсә, шул ук 1,5-2 мең сум штрафка тартыла.

Регина Гаязова сөйләгәнчә, МЧС хезмәткәрләре мәктәпләрдә дә аңлату эшләре алып бара. Мәгариф министрлыгы белән берлектә октябрь-ноябрь айларында “Сулыкларда иминлек” темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелгән. Республика мәктәпләреннән 1046 укучы рәсем-плакатлар ясап җибәргән.

Куен дәфтәренә:
— боз калынлыгы 7 һәм 10 сантиметрга җиткәч кенә, кешеләргә боз өслегенә керергә ярый;
— боз өслегендә кешеләр бер-берсеннән 5-6 метр аралыкта урнашсын;
— боз өстеннән бер сукмактан гына бару кирәк, әгәр, боз чытырдаса, юлыгызны дәвам итмәгез;
— сулыкларда кар яткан, камышлар очлары чыгып торган урыннарда йөрмәгез-анда боз юка яки су өслеге кар белән генә капланган булуы ихтимал;
— үзегез белән бау алыгыз, коткару жилетын ныгытып киегез, кәрәзле телефоныгызны су үтми торган пакетка салыгыз һәм аккумуляторына алдан ук энергия тупланган булсын;
— боз өслегендә йөргәндә кесәгездә очлы тимер казыклар булу яхшы. Әгәр суга төшеп киткән очракта, әлеге тимер казыклар бозга күтәрелү өчен кирәк;
— Татарстандагы сулыкларда 107 урында кышкы балык тоту мәйданчыгы бар. Балыкка шундый мәгълүм урыннарга йөрү зарур. Өйдәгеләргә һәм якыннарыгызга балыкка кайсы урынга кузгалугызны әйтеп китегез. Үзегез белән термоста кайнар чәй алыгыз. Боз өслегендә спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.
 Коткару хезмәтенең бердәм телефоны-112.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading