16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Омбудсменнар – халык һәм хакимият органнары арасындагы диалог»

Казанда халыкара конференциядә омбудсменнарның эш тәҗрибәләре турында фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Омбудсменнар  – халык һәм хакимият органнары арасындагы диалог»

Казанда халыкара конференциядә омбудсменнарның эш тәҗрибәләре турында фикер алыштылар.

Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды, анда Азиянең кайбер илләреннән хокук яклаучылар, Россия төбәкләреннән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, федераль һәм республика хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

Конференция бу көннәрдә Казанда уза торган Азия Омбудсменнары ассоциациясе Генераль Ассамблеясының XVII утырышы кысаларында оештырылган. Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде. "Татарстанда 2014 елдан бирле республика Хөкүмәте тарафыннан расланган Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегия гамәлгә ашырыла, ул кабул ителгән вакытта РФ субъектлары арасында аның аналогы юк иде, - дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләүендә, - Стратегиянең төп бурычы – халыкара хокукый актлар нигезендә кеше хокукларын яклауны оештыру. Конференция кеше хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре, тормышка иң уңышлы һәм нәтиҗәле һөнәри практикаларны кертү буенча тәҗрибә һәм фикерләр белән актив уртаклашу өчен мәйданчык булыр, тынычлыкны, үзара аңлашуны һәм киң халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам».

"Мондый вәкиллекле конференциянең нәкъ менә Татарстанда уздырылуы символик мәгънәгә ия, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, конференцияне ачып, – безнең республикада гасырлар дәвамында яхшы күршелек һәм төрле милли мәдәниятләрне синтезлауның уникаль тәҗрибәсе формалашкан. Мин башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрем белән дә аралаштым, һәм алар барысы да тәҗрибә уртаклашу өчен мондый очрашулар кирәклеген әйтте. Бу җәмгыять тормышында обмудсменнарның роле һәм урыны турында нәтиҗәле сөйләшү булыр".  

Парламент башлыгы әйтүенчә, Татарстан ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып 2000 елда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вазыйфасын булдырган. "20 елдан артык вакыт эчендә Кеше хокуклары буенча вәкил институты республика җәмәгатьчелегендә, төбәкләрдәге  коллегалары арасында абруй һәм ышаныч яулады, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.  Омбудсменнар  – халык һәм хакимият органнары арасындагы диалог, сезгә ышаныч арта гына бара".
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең хакимият органнары, шул исәптән республика парламенты белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган. Аерым алганда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Дәүләт Советы утырышында Татарстанда гражданның хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турында еллык доклад белән чыгыш ясый. Моннан тыш, ТР Конституциясе нигезендә, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил закон чыгару инициативасы хокукына ия. 

Фәрит Мөхәммәтшин омбудсменнарга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде, шулай ук бүгенге фәнни-гамәли конференциянең хокук яклау эшчәнлеген ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде.

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыруның уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте. Татьяна Москалькова шулай ук илебездә вәкил институты эше, Донбасста яшәүчеләргә ярдәм итү, гражданнарга хокукый белем бирүне оештыру һәм хокук яклау эшен оештыруда федераль дәүләт мәгълүмат системасының пилот проектын эшләтеп җибәрү турында сөйләде. 

«Без Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга ил төбәкләрендәге барлык вәкаләтле вәкилләрне "боҗрага алган", алар алган мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат бирәчәк Федераль дәүләт мәгълүмат системасы оештыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттек, – диде Татьяна Москалькова, – шуның белән кешеләрнең безнең мөмкинлекләргә һәм ресурсларга күбрәк ирешү мөмкинлеген тәэмин итеп булыр иде".

Азия Омбудсменнар ассоциациясе президенты, Пакстанның Федераль омбудсмены Эджаз әфәнде Әхмәт Куреши, конференция кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, кичә Азия Омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясы утырышында Директорлар советының яңа составы сайланганын билгеләп үтте. Директорлар советы әгъзасы итеп, шул исәптән, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сайланган.

Татарстан башкаласына өч көнлек визит кысаларында Омбудсменнарның Азия Ассоциациясе генераль ассамблеясе әгъзалары тарафыннан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалына, «Адымнар» һәм «Бала сити» мәгариф учреждениеләренә, инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү һәм реабилитация үзәкләренә, республиканың башка социаль объектларына бару планлаштырылган.

Конференциядә шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия Федерациясе сенаторы Александр Терентьев, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Конституция Советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading