16+

Фәрит Мөхәммәтшин республика педагогларына: «Сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз»

“Киләчәкне сайлыйбыз!” дип аталган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5-17 февраль көннәрендә узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак.

Фәрит Мөхәммәтшин республика педагогларына: «Сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз»

“Киләчәкне сайлыйбыз!” дип аталган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5-17 февраль көннәрендә узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак.

Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2024кә старт бирелде. Парламент дәресләрен оештыруда һәм уздыруда актив катнашучы педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

"Ел саен "Парламент дәресе" проекты кысаларында мондый форматта уза торган очрашулар инде матур бер традициягә әйләнде, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин педагогларга. – Безнең республикада менә дигән педагогик коллективлар эшли, алар балаларга белем, тәрбия бирүгә һәм үстерүгә  җитди өлеш кертә. Нәкъ менә сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз. "Галиҗанәб Укытучы"дан гаире тагын кем үсеп килүче буынга дөрес юнәлешләр бирә һәм гражданлык үзаңы формалаштырырга ярдәм итә ала".

Парламент башлыгы масштаблы проектны оештыручыларга – Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәгариф үсеше институтына, мәктәп директорларына һәм укытучыларына, методик әсбаплар эшләүчеләргә рәхмәт белдерде, күп еллар дәвамында аларның ярдәме белән укучылар белән нәтиҗәле коммуникация урнаштырырга мөмкин булуын билгеләп үтте. Быел республика мәктәпләрендә укытучылар җәмәгатьчелеге ярдәме белән парламент дәресе уналтынчы тапкыр узачак.

Парламент дәресе-2024нең темасы очраклы гына сайланмаган, чөнки бу ел Россиядә һәм Татарстанда яңа электораль цикл башлану белән билгеләнгән. 2024 елның 15-17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар, 2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, аннары 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар, 2026 елда РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. 2024 елгы Парламент дәресендә сүз сайлау системасының үзенчәлекләре, сайлауларның әһәмияте, һәр гражданның сайлау һәм сайлану хокукы, электораль грамоталылык нигезләре турында барачак.

"Россия Президентын сайлаулар, һичшиксез, иң мөһим вакыйга булачак, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Без үзебезнең ил лидерын сайларбыз, аның белән бергә Россия Федерациясе үсешенең алдагы этапларын узарбыз. Бу безнең барыбыз өчен дә имтихан".

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, яшь сайлаучыларга, сайлаулар чорында инде 18 яше тулган һәм алар тавыш бирүдә катнаша алачак укучыларга аерым игътибар бирергә, алар белән аңлату эше алып барырга, хокуклары һәм бурычлары турында сөйләргә кирәк, шул исәптән парламент дәресләре аша да. Сүз уңаеннан, республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны 90 меңгә якын кеше тәшкил итәчәк. Россиядә игълан ителгән Гаилә елында сайлауларга бөтен гаилә белән килү искиткеч булыр иде, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисенең парламентта педагоглар белән очрашуы алдыннан семинар узды, анда 2024 елгы Парламент дәресен үткәрүнең теоретик-методик аспектлары турында фикер алыштылар.

Чараны «Парламент дәресе - 2024»не оештыру һәм үткәрү буенча эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт Советында Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе җитәкчесе    Римма Ратникова алып барды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау законнары нигезләре, сайлау хокукының төп принциплары турында сөйләде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау кампанияләренең үзенчәлекләренә тукталды. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова үз чыгышында укучыларның Россия гражданлык үзенчәлеген формалаштыру мәсьәләләренә басым ясады. Парламент дәресләрен үткәрүнең методик аспектлары турында ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры Александр Хохлов сөйләде.

«Ачык микрофон» форматы кысаларында педагоглар гражданлык һәм укучыларның актив тормыш позициясен формалаштыру мәсьәләләре буенча иң яхшы методик тәҗрибәләр белән алмаштылар. 

Семинарда республиканың барлык мәктәпләре укытучылары, Дәүләт Советы депутатлары катнаша алды, алар өчен чараны парламентның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.

Парламент дәресе – Дәүләт Советының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырылып килә.

Парламент дәресе кысаларында 2024 елның 19 февраленнән 29 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, әсәрләр, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары) һәм педагогларның методик эшләнмәләре бәйгесе узачак. Һәр конкурсны үткәрү турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Конкурсларга нәтиҗәләр апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading