16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын»

Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын»

Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Ассамблеяның республика шәһәрләре һәм районнарында күчмә утырышларын уздыру инде бер гадәткә әйләнде. Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, Ассамблея вәкиллекләре җитәкчеләре, район Дуслык йортлары директорлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендә хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышалар, милли бердәмлекне ныгыту, республика территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм өйрәнү буенча тәҗрибә алмашалар.

"Биектау районында этномәдәни үсешкә, туган телләрне өйрәнүгә, яшьләрнең аңында милләтара һәм конфессиональара тынычлык һәм татулык принципларын формалаштыруга зур игътибар бирелә, бу Татарстан кебек күпмилләтле республика өчен дә, гомумән, бөтен ил өчен дә бик мөһим", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. 

Республика парламенты башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, нәкъ менә муниципалитетлар этник мөнәсәбәтләрне саклауда һәм ныгытуда әйдәп баручы роль уйный.  "Республика районнарында һәм шәһәрләрендә без дәүләт милли сәясәте Концепциясен гамәлгә ашыру белән турыдан - туры танышабыз, бу өлкәдә нәтиҗәләрне һәм эшләнмәләрне күрәбез, проблемаларны ачыклыйбыз һәм аларны хәл итү вариантларын бергәләп эзлибез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренең үзенчәлеге шунда ки, аларның ахыргы чишелеше юк һәм даими игътибар таләп итә, «бигрәк тә бүгенге көндә барган кризис чорында». Тыныч, дустанә атмосфераны, республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау бик мөһим", - дип ышанып әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы шулай ук 2023 ел ТР Рәисе тарафыннан милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүен искәртте. Татарстан халыклары Ассамблеясы тарафыннан чаралар планы эшләнгән һәм кабул ителгән, милли-мәдәни хәрәкәт вәкилләренең 13 тәкъдиме елның төп чараларының республика планында исәпкә алынган. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен барлык планлаштырылган чараларга иҗади карарга, яңа форматлар эзләргә, мөмкин кадәр күбрәк фикердәшләрне эшкә җәлеп итәргә чакырды.

"Шунысы сөенечле, республикада төрле милләт вәкилләре арасында аңлашылмаучанлык юк, һәр халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - Безнең уртак бурыч – республика киләчәктә дә мәдәниятләрнең конструктив диалогы төзелгән һәм үсеш алган тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын».

Бүгенге утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә халыкларның этномәдәни үсеше булды. Биектау районында гамәлгә ашырыла торган уңай чаралар турында Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде. "Биектау районы – Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләренең берсе, биредә бу территориядә яшәгән халыкларның уникаль археология, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре сакланып калган, – дип сөйләде ул, – мәсәлән, «Иске Казан» урта гасыр икътисади һәм мәдәни үзәге корылмалары. Бүген бу объектлар Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгының саклау зонасына керә».

Хәзерге вакытта Биектау районында тынычлыкта һәм татулыкта утыздан артык милләт вәкилләре яши. Равил Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, районда балалар һәм яшьләрнең этномәдәни һәм полимәдәни үсешенә юнәлдерелгән уңай мохит формалаштыру өчен шартлар тудырылган. "Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре актив эшли, – диде ул, – балаларга Биектау районы территориясендә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләүче район мәгариф учреждениеләре эшенең уңай нәтиҗәсен дә билгеләп үтәргә кирәк".

Район укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның халыкларның милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре байлыгын ничек өйрәнгәнен  утырышта катнашучылар Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасы һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе эше мисаллары белән таныша алдылар. Бу белем бирү учреждениеләренә кунаклар утырыш алдыннан булдылар.

Ямаширмә авылындагы балалар бакчасы күп тапкырлар ике телдә эшләүче иң яхшы мәктәпкәчә учреждение дип танылган, балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләүне оештыру буенча лидерлар санына керә, Каюм Насырый премиясе лауреаты. Биредә кечкенәдән үк балаларны Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә өйрәтәләр. 2016 елдан балалар бакчасы татар телендә тәрбияләү һәм укыту белән мәктәпкәчә белем бирүнең база учреждениесе, районның милли белем бирү юнәлеше буенча методик үзәге булып тора.

Ямаширмә мәктәбе – 120 еллык тарихы булган белем бирү учреждениесе, 1903 елда рус-татар училищесы буларак эшли. Хәзерге вакытта биредә 170 укучы белем ала, белем бирү процессы, шулай ук сыйныфтан тыш чаралар татар телендә алып барыла. 2014 елдан мәктәп милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль үзәк булып тора. Бу уку елын укучылар капиталь ремонттан соң ачылган яңартылган мәктәптә башлаганнар. Мәктәптә технология һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләре кабинетлары, музейлар һәм архив өчен яңа бина ачылган.

Биектау районы милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре бүген районда халыклар Дуслыгы йорты ачылсын иде дигән хыялларын җиткерделәр. Моннан тыш, Татарстан Халыклары Ассамблеясының Биектау районындагы вәкиллеге җитәкчесе Фәрхәт Камалов Фәрит Мөхәммәтшинга автобус бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу сораулар эшкә алынды.

"Биектау районында без быел Ассамблеяның беренче күчмә утырышын үткәрәбез, ә гомумән алганда ел дәвамында милли сәясәтнең иң актуаль мәсьәләләре буенча республика шәһәрләрен һәм районнарын максималь дәрәҗәдә колачларга тырышачакбыз, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап, – бу эш бик мөһим, бигрәк тә бүгенге  замана шартларда. Милләтара тынычлык һәм татулык яңа чакыруларга каршы торырга, республикабызның күпмилләтле халкының үсешле эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә».

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районы Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Марченкога, Айбаш авылы мәдәният йортының «Сердәш» фольклор коллективы җитәкчесе Кадрия Насыйбуллинага һәм Биектау районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Сәлимә Юнысовага Татарстан халыклары ассамблеясының рәхмәт хатларын тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X