16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Борчылырга кирәкми, ышаныгыз, сез канәгать калырсыз"

Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы составына үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Әлеге документта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты дип түгел, ә «Татарстан Республикасы башлыгы» дип күрсәтелгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистлар белән очрашуы вакытында шушы указ турында да сүз булды.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Борчылырга кирәкми, ышаныгыз, сез канәгать калырсыз"

Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы составына үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Әлеге документта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты дип түгел, ә «Татарстан Республикасы башлыгы» дип күрсәтелгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистлар белән очрашуы вакытында шушы указ турында да сүз булды.

- Җәйге каникулдан соң эшче төркем Татарстан Республикасы законнарына төзәтмәләр кертүне аерым караячак. Без моннан зур трагедия ясамыйбыз. Бик җыйнак рәвештә, каударланмыйча, үзебезнең вәкаләтләр кысаларында бу мәсьәләләрдә Конституциягә үзгәрешләр кертүне карарбыз. Борчылырга кирәкми, ышаныгыз, барысын да төгәл эшләрбез, сез канәгать калырсыз. Ел ахырына кадәр җирле хакимият органнары турындагы законга  төзәтмәләр каралачак, - дип аңлатма бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент әйдаманы 6 нчы чакырылыштагы Дәүләт Советының язгы сессиясенә йомгак ясады. 
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада азык-төлек иминлегенә нык игътибар бирә. Сәүдә базарында кузгалган шаукым җайга салынды. Илнең кайбер төбәкләрендә азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелде. Илкүләм проектлар туктап калмады, сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына ярдәм чаралары күрелә. Бездә банан үсми, аны кертергә кирәк, ә инде көндәлек кулланыштагы азык-төлек җитештерүдә авыл хуҗалыгы тармагы тырышып эшли. Эшмәкәрләргә ярдәм оештырыла, үзем дә республика буенча эшмәкәрләр һәм фермерлар белән даими очрашып торам. Сыер асраучыларга ярдәм бар, икенче сыер сатып алсалар, анысына да ярдәм күрсәтеләчәк, дибез. Кызганыч, авыл халкы олыгая бара, 2-3 сыер асраучылар саны кими. Ташламалы кредитларны куллану кирәк, аларда кайбер субсидияләрне кире түлисе дә түгел. Республика икътисады күп тармаклы, самолетлар җыябыз, Яшел Үзәндә кораблар төзибез, машиналар җитештерәбез. Татарстан күп милләтле республика, милләтара һәм динара дуслыкта яшибез. Бу дуслыкны-татулыкны бозарга теләүчеләр бар, дуслыкны саклау кирәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия тарафыннан Украинада алып барылган махсус хәрби операциягә дә тукталды ул.
- Татарстан парламенты Россия Президенты Владимир Путинның гамәлләрен хуплап мөрәҗәгать җибәрде. Көнбатыш фашистик режимны корал белән тәэмин итә. Шушы хәлләргә вакытында чара күрелмәсә, бендеровчылар һәм җибәрелгән “казачоклар” явызлыкларын тагын да җәелдерер иде. Татарстанлылар Донбасс халкына ярдәм китерә. Без - бердәмроссиялеләр - донбасслыларның гозерен үтәп, акча җыешеп, Татарстаннан суыткычлар җибәрдек, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент әйдаманы республикада 1300 бакчачылык ширкате барлыгын әйтеп, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкатьләренең әһәмиятен ассызыклады.
- Кешеләр азык-төлек запасы булдыра. Быел бакчачылык ширкатьләренә асфальт юллар сузуга - 550 миллион сум, су үткәргечләр кертергә һәм яңартырга 237 миллион сум бирелде, - диде ул.

Дәүләт Советына ел башыннан халыктан 6,3 мең мөрәҗәгать кергән.
- Бал кортларының үлүе очракларын да беләбез, умартачыларның ах-зарын аңлыйбыз. Авыл хуҗалыгы министрлыгына күрсәтмә җибәрелде, кырларны химик агулаганда умартачыларга алдан ук хәбәр биреп кую кирәк. Идел һәм Кама елгаларының чисталыгын тәэмин итү кирәк. Кече елгалар да саега, камышка каплана бара, су мәйданы да һәм балык та кими. Шушы эшләрнең барысын башкарып чыгу сорала, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading