16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан үз алдына һәрвакыт амбициоз бурычлар куя"

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин машина төзелеше, нефть химиясе, дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният һәм башка тармаклар хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталды, пандемия китереп чыгарган кыенлыкларга карамастан, республиканың үз позицияләрен саклап калуын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан үз алдына һәрвакыт амбициоз бурычлар куя"

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин машина төзелеше, нефть химиясе, дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният һәм башка тармаклар хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталды, пандемия китереп чыгарган кыенлыкларга карамастан, республиканың үз позицияләрен саклап калуын искәртте.

«Без күренекле татарстанлыларны - республикабызның «алтын фонды»н хөрмәтлибез. Татарстанның уңышлары сезнең һәрберегезнең шәхси казанышларыннан туплана. Сезнең казанышларыгыз нәтиҗәсендә республика тормышының елъязмасы данлыклы традицияләр белән баеды, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сез эш урыннарында үзегезнең эшкә искиткеч сәләтле булуыгызны күрсәтәсез, бу тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә кагыла. Татарстан Республикасы һәрвакыт үз алдына амбициоз бурычлар куя, шул исәптән «Стратегия - 2030» кысаларында да, аларны тайпылышсыз хәл итә. Сезнең хезмәт аша без бүгенге һәм киләчәк буын тәрбиялибез, шул рәвешле кеше капиталын үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту буенча гомумдәүләт бурычын хәл итәбез".

Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталды, пандемия китереп чыгарган кыенлыкларга карамастан, республиканың күп кенә критерийлары буенча үз позицияләрен саклап калуын искәртте.

"Пандемия шартларында без дәүләт һәм җәмгыять арасында ышанычны саклап кала алдык. Без «Татнефть» ААҖ, КАМАЗ заводы һәм башка предприятиеләр вәкилләренә рәхмәтле, алар беренчеләрдән булып яклау чаралары җитештерүне оештырдылар», - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде, алар пандемия белән көрәшүнең алгы сызыгында  батырлык һәм профессиональлек үрнәге күрсәттеләр.

Дәүләт Советы Рәисе илкүләм проектларны, республика Президент программаларын, шул исәптән «Безнең ишегалды» масштаблы проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, аның кысаларында узган ел 7,8 миллиард сумлык бер меңнән артык йорт яны мәйданнары яңартылган. Программа быел да дәвам итә.

Парламент җитәкчесе алда торган масштаблы иҗтимагый-сәяси чараларда - 2021 елгы сайлау кампаниясендә һәм Бөтенроссия халык санын алуда - катнашуның мөһимлеге турында белдерде, аларның нәтиҗәләре буенча илнең һәм республиканың киләчәк үсеш векторы билгеләнәчәк.

Республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чараларында һәм Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елында актив катнашырга кирәк, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

«Безнең күпмилләтле республикада төрле милләтләр һәм диннәр арасындагы үзара аңлашуны һәм татулыкны саклап калу мөһим. Бу эшне дәүләт хакимияте органнары, шул исәптән күпсанлы милли-мәдәни автономияләрне берләштерүче  Татарстан халыклары ассамблеясе башкара. Күп кенә мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Әлеге  кыйммәтләрне саклап кына без зур үсешкә, уңышларга ирешә алачакбыз", - дип басым ясады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин һәркемгә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшыруга кереште.

II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән “Ремдизель” акционерлык җәмгыяте агрегатларын ремонтлау буенча технология бүлеге баш белгече Тамара Демидова һәм ТР Адвокатлар палатасы президенты Людмила Дмитриевская бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең атказанган табибы» мактаулы исеменә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табибы Илнур Зәйнуллин, «Россия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесенең Татарстандагы филиалының баш инженеры Булат Сафиуллин лаек булды.

Ковидка каршы көрәшкә керткән хезмәтләре өчен Россия Президентының Мактау грамотасы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры табиб-статисты Юрий Аржанов, Республика клиник онкология диспансерының медицина бүлеге баш табибы урынбасары Александр Ванюшин, Казан шәһәренең 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб -анестезиолог-реаниматологы Павел Семенов һәм «Буа үзәк район хастаханәсе»  табиб-терапевты Гүзәл Хәбибуллина бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Уютный дом» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев бүләкләнде.

Җавап сүзе белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник диспансерының медицина бүлеге баш табибы урынбасары Александр Ванюшин чыгыш ясады.

"Минем янәшәмдә  профессионалларның, фикердәшләрнең зур командасы тора. Кыска вакыт эчендә булдырылган система нык торды. Шул арада без, медицина әһелләре, меңләгән ясалма вентиляция аппаратлары һәм индивидуаль саклану чаралары, дару препаратлары алдык. Татарстан Республикасында бер генә пациент та үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты җитмәгәнлектән үлмәде. Бүгенге көндә республикада халыкның барлык катламнары кыйммәтле дару препаратлары ала ала. Без хәтта 100 көн эчендә хастаханә төзедек, ул хаклы рәвештә коронавирус инфекциясе белән көрәш символы булып калачак. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә иң мөһиме - халыкның медицина хезмәткәрләренә карата зур ышанычы. Бу бик кыйммәт тора", – диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading