16+

Губернаторлар китә. Тормыш дәвам итә...

Экспертлар әйтүенчә, төбәк башлыкларының эшләреннән китүе федераль үзәк тарафыннан уйланылган үзенә күрә бер ритуал булып тора. Илебездә иң зур бәйрәмнәрдән саналган Җиңү көне узды, губернаторларга вазыйфаларыннан азат ителергә вакыт җитә, чөнки сентябрьдә сайлаулар көтелә. Владимир Путин теләктәшлеге белән яңа куелган түрәләр берничә ай дәвамында халык белән таныша, төбәкне өйрәнә.

Губернаторлар китә. Тормыш дәвам итә...

Экспертлар әйтүенчә, төбәк башлыкларының эшләреннән китүе федераль үзәк тарафыннан уйланылган үзенә күрә бер ритуал булып тора. Илебездә иң зур бәйрәмнәрдән саналган Җиңү көне узды, губернаторларга вазыйфаларыннан азат ителергә вакыт җитә, чөнки сентябрьдә сайлаулар көтелә. Владимир Путин теләктәшлеге белән яңа куелган түрәләр берничә ай дәвамында халык белән таныша, төбәкне өйрәнә.

Җиңү көненнән соң ук берьюлы биш төбәкнең башлыгы үз вазыйфаларыннан китәргә карар кылулары хакында хәбәр итте. Башта Томск һәм Киров өлкәләре губернаторлары Сергей Жвачкин һәм Игорь Васильев гариза язды, аларга Саратов һәм Рязань өлкәсеннән Валерий Радаев белән Николай Любимов кушылды. Әле җитмәсә Татарстанның күршесе булган Марий Эл республикасы башлыгы Александр Евстифеев та вазыйфасыннан китәргә уйлаган. Әлбәттә, “үз теләкләре” белән. Бу түрәләр урынына башка кешеләрне куярга да җитештеләр. Экспертлар фикеренчә, атна ахырына тагын 10 губернатор эшен алмаштырырга мөмкин. Алар арасында Калининград, Новгород, Свердловск, Липецк, Оренбург, Ярославль өлкәләре, Бурятия, Карелия, Хакасия һәм Удмуртия республикалары башлыклары булырга мөмкин.

Кемдер әйтергә мөмкин, янәсе түрәләрне алмаштыру нормаль күренеш, моңарчы да була иде бит, губернаторлар да ел саен диярлек вазыйфаларыннан китәләр. Әйе, килешәм, әмма мондый хәл элегрәк бернәрсәсе белән дә игътибарны җәлеп тими иде, ә бүген Украинада махсус операция бара. Әлеге чорда Мәскәү Кремле тарафыннан хакимият органнарында эшләүчеләрнең берсен дә алмаштырырга да, отставкага җибәрергә дә, хәтта карьера баскычы буенча күтәрергә дә ярамый дигән кагыйдә чыкты. Ә менә кичә күрдек, табу бетерелде, төбәк башлыклары кәнәфиләрен бушата башлады. Бу ни дигән сүз соң? Димәк, илебез җитәкчеләре Украинадагы махсус операциянең дәвамлы булачагын аңлаганнар булса кирәк, югыйсә үзләре үк уйлап чыгарган сүзне кире алмаслар иде. Хәтерлисезме, мәрхүм Владимир Жириновский 9 майда тагын бер җиңүне бәйрәм итәрбез, дигән иде? Барлык моңарчы әйткән сүзләре тормышка ашып барса да, монысы үтемле булмады. Бәлки махсус операциянең озаграк булачагын аңларга кирәктер. Әлбәттә, начар яктан түгел, Россия хакимиятенең хәл итәсе мәсьәләләре артырга да мөмкин бит. Әнә, күрәбез, көн саен яңа вакыйга булып тора, җилләр дә төрле яктан исә, шуңа күрә дә Украинадагы вәзгыятьтә үзенең ниндидер бер глобаль максаты бар. 

Экспертлар әйтүенчә, төбәк башлыкларының эшләреннән китүе федераль үзәк тарафыннан уйланылган үзенә күрә бер ритуал булып тора. Илебездә иң зур бәйрәмнәрдән саналган Җиңү көне узды, губернаторларга вазыйфаларыннан азат ителергә вакыт җитә, чөнки сентябрьдә сайлаулар көтелә. Владимир Путин теләктәшлеге белән яңа куелган түрәләр берничә ай дәвамында халык белән таныша, төбәкне өйрәнә. Кремль үзенең губернаторлар корпусына бәйле сәясәтен үзгәртә, хәзер әлеге кәнәфиләргә федераль хакимият органнарында эшләп, тәҗрибә туплаган яшь җитәкчеләрне утыртачаклар. Өстәп шуны әйтергә була, алардан махсус операция барган һәм илебезгә карата кертелгән санкцияләр чорында башкача эшләү стиле таләп ителәчәк.

Элеккеге төбәк башлыкларының эшләреннән китүләренә аңлатмалар булса да, әйтик, сайлауларда кирәкле күләмдә тавыш җыелмаган, протест кәефле кешеләре күп, пенсия вакыты җиткән, Украинада баручы вакыйга моңа йогынты ясамыйча калмагандыр. 

Шунысы факт: кадрлар алмашына башлады, димәк төрле чикләүләр бетте, гадәти тормышка әйләнеп кайтабыз. Бу исә, үз чиратында, вәзгыятьнең уңай якка үзгәрергә тырышуына ишарәлидер, шәт. Шул ук вакытта махсус операциянең дә дәвам итәчәген белеп торыйк.

Рәсим Хаҗиев

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading