16+

Һәр кешенең тавышы әһәмиятле

Россиядә 15, 16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

Һәр кешенең тавышы әһәмиятле

Россиядә 15, 16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

Татарстан башкаласында 927,6 мең сайлаучы исәпләнә, шулардан 24,3 мең егет белән кыз тәүге мәртәбә тавыш бирәчәк. Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев әйткәнчә, Казандагы сайлау участокларында медицина хезмәткәрләре дә эшләячәк.

Кешеләр кан басымын үлчәтә, ЭКГ ясата алачак. Сайлау браслетын күрсәтеп, Казанда 15, 16 һәм 17 март көнәрендә җәмәгать транспортында бушлай йөреп була.

“Ак барс Арена” футбол стадионында 17 мартта 12.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр “Сайлауларга бөтен гаилә белән” фестивале уздырыла. Сәхнәдә танылган артистлар чыгыш ясаячак.
Казандагы 135 нче сайлау участогы эшкә тулысынча әзер.

– Оештыру чаралары күрелде. Тавыш бирүдә беренче мәртәбә катнашачак егетләргә һәм кызларга бүләкләр дә биреләчәк. Безнең участокка күп фатирлы 8 йорт керә. Сайлаучылар гадәттәгечә активлык күрсәтерләр, дип ышанам,-ди 135 нче сайлау участогы сайлау комиссиясе рәисе Руслан Баһаветдинов.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading