16+

«Хатын-кызның эше – бәби табу»

ТНВ телеканалында турыдан-­туры эфирда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган телевизион дебатлар башланды.

«Хатын-кызның эше – бәби табу»

ТНВ телеканалында турыдан-­туры эфирда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган телевизион дебатлар башланды.

ТНВ каналында 14 майда 19.00 һәм 15 майда 20.00 сәгатьләрдә, шулай ук «Эфир» каналында 16, 17, 18 май көннәрендә 18.00 сәгатьтә телевизион дебатлар узачак. Социаль-икътисади үсеш темасына 11 майда ТНВ каналында булган дебатларда Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан сайлап карауга теркәлгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова, хәрби пенсионер Линар Сафин, вакытлыча эшсез Людмила Каня, пенсионер Рәшид Бариев, «Созвездие-Йолдызлык» сәләтле балаларга һәм яшьләргә теләктәшлек күрсәтүче республика үзәге директоры Дмитрий Туманов катнашты.

- Россия җәмгыятендә гади кеше өстенлекле булырга тиеш, шул чакта гына социаль өлкәдә нәтиҗәле үсешкә ирешергә мөмкин, - дип әйтеп үтте Ирада Әюпова.

- Россия - социаль дәүләт. Бу 7нче маддәдә беркетелгән, ә 41нче һәм 44нче маддәләрдә бушлай белем алу, медицина хезмәтеннән бушлай файдалану хокукы күрсәтелгән. Ләкин әлеге маддәләр кайчак үтәлми, - диде Рәшид Бариев, - җир һәм табигый казылма чыганаклар дәүләтнеке булыр­га тиеш.

- Спорт сарайлары күп төзелде. Хәзер чаңгы базаларын сафка бастырырга, студентлар спортын, ишегалды командаларын үстерергә кирәк. Балалар спорт командалары тренерларына бюджеттан хезмәт хакы түләнсен, - дип, Ольга Павлова сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга чакырды.

Линар Сафин әйтүенчә, яшьләрне ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләүдә ветераннарны актив җәлеп итү мәслихәт. Мәктәпләрдә һөнәри юнәлештә укыту, гамәли күнекмәләр әһәмиятле.

Эшкуарлар үз халкын таламасыннар, җәмгыять алдында җаваплылык тойсыннар иде, дип борчыла Людмила Каня.

- Россия Президенты Владимир Путин армияне торгызды, - дип, ялкынланып сүз башлады Дмитрий Туманов, - безгә хәзер демографияне яхшыртырга кирәк. Россиядә 146 миллион халык яши, Япониядә дә 145 миллион. Мин - дүрт бала атасы, гаиләләрдә 5-10 бала булсын. Хатын-кызларыбыз күпләп бала тапсын. Моның өчен хатын-кызларга, бала тәрбияләгәннәре өчен, яхшы пособиеләр түләнсен. Нәрсәгә чит илләрдән 60 миллион еврога футболчылар сатып алырга? Акчалар яшь гаиләләргә тотылсын.

Студиядә утырган тамашачылар депутатлыкка кандидатларга сораулар бирде. Социаль үсешкә ничек ирешергә? Бу сорауга җавап биргәндә, Ирада Әюпова хакимиятнең халык ышанычын яуларга тиешлегенә әһәмият бирде. «Хакимият халыктан аерылыр­га тиеш түгел. Сингапурда хакимиятнең ачыклыгы югары», - диде ул. Рәшид Бариев: «Җитәкчеләр бер һәм хәтта берничә миллион сум хезмәт хакы ала, ә җыештыручыныкы 7-8 мең сум», - дип, социаль гаделлекне саклау кирәклеген искәртте. Дмитрий Туманов уйлавынча, олигархларның акчаларын офшор зоналардан кайтарыр­га кирәк. Дмитрий әфәнде мәктәп­ләрдә Бердәм дәүләт имтиханнарын да (БДИ) бетерү яклы. «БДИ хәтерне ныгыта, ә акылны үстерми. Бала тугызынчы сыйныфка җиткәч, психик басым астында кала, имтиханнар өчен куркуга кала», - диде ул.

Телевизион дебатлардан соң нә­тиҗә ясап, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев: «Татарстан - акыллы фикерләр, идеяләр тудыручы бөек республика», - диде.

Барлык дебатларны да социаль челтәрләрдә pg.er.ru һәм tatarstan.er.ru сайтларында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading