16+

Илсур Метшин: “Иртәсен дә, кичен дә саулык сорыйм”

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин федераль, республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, елга йомгак ясады.  Казанның эчке территориаль продукты күрсәткече ел ахырына 1 триллион сумны тәшкил итәчәк. 

Илсур Метшин: “Иртәсен дә, кичен дә саулык сорыйм”

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин федераль, республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, елга йомгак ясады.  Казанның эчке территориаль продукты күрсәткече ел ахырына 1 триллион сумны тәшкил итәчәк. 

Шәһәргә 252 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Бу эштә мэр республиканың Инвестицион үсеш агентлыгының да ярдәмен искәртте.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, шулай ук илкүләм проектлар кысаларында, Казанда күп фатирлы 158 йорт, 466 ишегалды капиталь төзекләндерелде. Юллар төзелешендә 25 миллиард сумлык эшләр башкарылды, - диде Илсур Метшин.
Вознесение трактында, Горький шоссесында төзелеш дәвам итә, Назарбаев урамындагы күпер төзелеше 2023 елда тәмамланачак.

- Метро юлын Фучик урамыннан агропаркка кадәр, хәтта “Компрессорлар” станциясенә кадәр җиткерү теләге бар. Метроның тагын бер юл тармагын “Дубравная”дан РКБ һәм М-14 микрорайонына җибәрү турында уйланыла, проект инде эшләнә. РКБ һәм М-14 тарафында пассажирлар күп,-диде шәһәр башлыгы.

Казансу, Нокса елгалары буйлары төзекләндерелә. Идел ярында елга порты зонасында 287 гектар мәйданда яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Проектны гамәлгә ашыру 10 елга исәпләнгән.

Казанның Җиңү паркы янында “Кырлай” аттракционнар паркы төзеләчәк. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, проект эшләренә тәҗрибәле белгечләр җәлеп ителгән. Табигать ландшафты сакланылган, казанлыларны һәм туристларны җәлеп итәчәк бик матур корылма-парк барлыкка киләчәк.

Мәүлетов урамында “Сандугач” китапханәсе ачылган, мондый заманча китапханәләр челтәре үстереләчәк. Татарстан Президенты ярдәмендә Казанның Спартак урамында ачылган Рәмиев исемендәге IT-паркның инновацион технологияләр өлкәсен җанландыруга этәргеч бирәчәген искәртте мэр.

- Мобилизациягә алынганнарның үзләренә һәм гаиләләренә ярдәм оештырылды. Ике ай эчендә Лисичанск халкына 540 тонна гуманитар ярдәм җыеп озатылды. Ярдәм җыю пунктларына балалардан: “Исән булып, җиңеп кайтыгыз!”-  дигән хатлар килә, әбиләр җылы оекбашлар бәйләп китерә. Без – төрле милләтләрдән торган бердәм һәм олы халык. Чит илләрдә булганда сөйләшәм һәм ишетәм: Россияне, илебез Президенты Владимир Путинны санлыйлар, хөрмәт итәләр. Гуманитар ярдәм җыюда киң күңеллелек күрсәткәннәре өчен Казан предприятиеләренә, эшкуарларга, казанлыларга зур рәхмәт! - диде мэр Илсур Метшин.

Казанга 2030 елга елына 5 миллион турист җәлеп итү максат итеп куелган. Киләсе елда Казанда ат-спорт туристлык хезмәте башлап җибәреләчәк.  
Казан мэры Илсур Метшин: “Ходайдан иртәсен дә һәм кичен дә исәнлек-саулык сорыйм. Туганнар һәм якыннар белән яшәргә язсын, дип телим. Иң мөһиме – тынычлык һәм саулык. Туганнарың булуы – бәхет. Һәр гаилә бәхетле булсын! Бер кечкенә бала: “Әти тимераякта шуарга өйрәтәм дигән иде, ә ул сугышка китте” - диде. Менә син шул сабыйга Идел ярларын төзекләндерәбез, парк төзибез, дип җавап кайтарасыңмы? Иң зур хыялым – мобилизациягә алынган кешеләр барысы да исән кайтсыннар иде”, - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading