16+

Иртәме-соңмы, барыбер үзгәртәсе

КОРОНАВИРУС СӘБӘПЛЕ КИЛЕП ЧЫККАН ВАЗГЫЯТЬ КОНСТИТУЦИЯГӘ КЕРТЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ ДӘ «ҮЗГӘРЕШ КЕРТТЕ»

КОРОНАВИРУС СӘБӘПЛЕ КИЛЕП ЧЫККАН ВАЗГЫЯТЬ КОНСТИТУЦИЯГӘ КЕРТЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ ДӘ «ҮЗГӘРЕШ КЕРТТЕ»

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, үзгәрешләр өчен халык 22 апрель көнне тавыш бирергә тиеш иде. Әмма Ил башлыгы, безнең өчен гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы мөһимрәк, дип белдерде һәм кирәк булган очракта, тавыш бирү көнен кичектерү ихтималын әйтте.

Әмма үзгәрешләр кертү өчен иртәме-соңмы тавыш бирү, халык фикере белән санлашу кирәк. Шуңа да Кремльдә яңа дата сайлыйлар. Әлегә ул 27 май яисә 3 июнь булырга мөмкин, дигән фаразлар бар. 27 май да, 3 июнь дә юкка гына билгеләнмәгән. 22 апрель кебек бу көннәр дә чәршәмбегә туры килә. Гадәттә без ял, ягъни якшәмбе тавыш бирергә күнеккән бит. Әмма Конституциягә тавыш бирү атна уртасында узачак. Чөнки сишәмбе үткәрсәләр дә, пәнҗешәмбе үткәрсәләр дә, безнең тапкыр халыкның, ялларны бергә «тоташтырып», тавыш бирергә килми калуы да бар.

Тавыш бирүне яз ахыры-җәй башында үткәреп калу хәерлерәк тә, чөнки җәй айларында, гадәттә, халык ял алып, шәһәрдән читкә китү ягын карый. Шул рәвешле, тавыш бирергә килүчеләр саны бермә-бер кими. Алай да барып чыкмый икән инде, тавыш бирү көне июнь азагы-июль башында, БДИлар тапшырып, чыгарылыш кичәләре тәмамлангач булачак, дип фаразлыйлар Кремльдә. Теоретик яктан, Конституциядә үзгәрешләр өчен Бердәм сайлау көнендә, ягъни сентябрь аенда да тавыш биреп булыр иде.

Әмма бу ике тавыш бирү бер-берсеннән норматив яктан аерыла. Мисал өчен, Конституциядә үзгәрешләр өчен тавыш бирү вакытында күзәтүчеләрне Иҗтимагый палата гына юллый ала. Ә сайлауларга сәяси партия вәкилләре дә күзәтүче җибәрергә хокуклы. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова да фикерен җиткерде. Әгәр дә Конституциядәге үзгәрешләр өчен сентябрьдә тавыш бирергә туры килсә, ул чагында Бердәм сайлау көнен соңрак вакытка күчерергә туры киләчәк, дигән иде Элла Памфилова

. Әмма халыктан җыелган тәкъдимнәрне үз эченә алган үзгәрешләр, иртәме-соңмы, барыбер төп канунда урын алачак. Конституциянең төп законына төзәтмәләр кертү хезмәткә хөрмәт белән карауга уңай йогынты ясаячак, хезмәткә түләү тәртибен һәм пенсиянең еллык индексациясен билгеләячәк, дигән фикердә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Парламент вәкиле билгеләп үткәнчә, Россия гаять зур табигый байлыкка ия һәм аның гражданнары бай яшәргә лаеклы.
 

Моның Конституциядә беркетеләчәге бик хуп. Хәзерге вакытта ил икътисады мәгарифне, сәламәтлек саклауны яңартырга, пенсияләрне һәм социаль түләүләрне арттырырга мөмкинлек бирә.
– Конституциядә бу таләпләр дәүләткә өстәмә җаваплылык йөкли һәм шартларга карамастан, хөкүмәт Конституция таләпләрен үтәргә тиеш булачак, – ди Әхмәтов.
 

Лилия Локманова

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading