16+

Каршы алыгыз:яңа министр

Татарстанның министрлар составында кечкенә генә үзгәреш бар. Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровны Мәскәүгә алып китеп, Росприроднадзор җитәкчесе иттеләр. Аның урынына Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев килде.

Каршы алыгыз:яңа министр

Татарстанның министрлар составында кечкенә генә үзгәреш бар. Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровны Мәскәүгә алып китеп, Росприроднадзор җитәкчесе иттеләр. Аның урынына Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев килде.

У зган атнада Татарстан Дәүләт Советында узган сессиядә республиканың премьер-министры һәм барлык министрларның исемнәре билгеле булды. Фәрит Габделганиевтан кала, бүтән үзгәреш юк. Премьер-министр вазифасына Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиковны тәкъдим итте.

- Без аны тәҗрибәле сәясәтче, республикабызның патриоты буларак беләбез. Илдар Шәфкәтович хөкүмәт эшен биш елдан артык оештыра. Бүгенге хөкүмәт - югары нәтиҗә күрсәтә һәм чишелеш юлларын таба белә торган административ команда. Аның эше федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнә. Татарстан биш ел рәттән Россия Федерациясе төбәкләре арасында башкарма хакимият органнары эшчәнлеге күрсәткечләре буенча беренче урында бара, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Коммунистлар партиясе юлбашчысы Хафиз Миргалимов «яңа иске» хөкүмәткә гозерләрен да җиткерде.

- Мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә сораулар күп. Түләүле хезмәтләр түләүсезләренә караганда күбрәк. Болай булыр­га тиеш түгел. Хөкүмәтнең яңа составына моны исәпкә алырга кирәк. Әгәр җитәкчеләр урлашмый, үзләренең һәм туганнарының кесәләренә акча үзләштерми икән - хезмәт өчен менә дигән шартлар тудырыла. Әтнә районы бер кредит та алмыйча төзи, үсә. Ләкин үземнең Чирмешән районым турында әйтәсем дә килми. Җитәкчене күпме генә алыштырсаң да, хө­күмәт чара күрмичә, тәртип урнашмаячак, - диде Хафиз Миргалимов. Коммунист сүзләренчә, алар Илдар Халиков эшчәнлегенә уңай бәя бирә, аны алыштырырдай кеше юк дисәләр дә, КПРФның Мәс­кәүдәге җитәкчелеге аның өчен тавыш бирмәскә әмер биргән.
Халиковны премьер итәргәме, юкмы икәнлеген Дәүләт Советы депутатлары карар кылды. Нә­тиҗәдә 86 депутатның 83е уңай тавыш бирде, өчесе тавыш бирүдән тыелып калды, болары коммунистлар булса кирәк.

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнгән Фәрит Габделганиев 1976 елда туган. 1998 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган, икътисад фәннәре докторы. 2006-2009 елларда - Казан башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисенең урынбасары, 2009 елдан бүгенге көнгәчә - «Казан-2013» башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары һәм Универсиада авылы мэры. Инглиз телендә иркен аралаша, зур теннис, йөзү һәм волейбол белән шөгыльләнә.

Хөкүмәт сәгатендә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «Халык контроле» мәгълүмати система эшчәнлеге турында хисап тотты. Порталның төп максаты - хакимият органнары белән халык арасында элемтә булдырып, килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү. Баксаң, кайберләре хәтта берничә көндә үк чишелә икән. Әйтик, 4 сентябрьдә Әгерҗедән мондыйрак шикаять килеп ирешкән булган: «М.Горький урамындагы беренче йортның өченче подъезды янында эскәмия юк». 11 сентябрьдә эксәмияне урнаштыргач, автор порталда рәхмәтләрен җиткергән.

Бу елның 31 август мәгълүматлары буенча, «Халык контроле»ндә 50309 белдерү бастырылган, шуларның 37186сы (74 процент) хәл ителгән. 2015 елның сигез аенда 20439 мөрәҗәгать кабул ителгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 34 процентка күбрәк.

Иң күп белдерүләр «Территорияне төзекләндерү», «Юл хәрәкәтен оештыру», «Торак-коммуналь хезмәтләр», «Җәмәгать транспорты» һәм «Сәүдә кагыйдәләрен бозу» сәхи­фәләренә килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading