16+

Казахстан Президенты - Казанда

Татарстанга Казахстан Республики Президент Касыйм-Җомарт Токаев эш сәфәренә килде. Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортында Казахстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Касыйм-Җомарт Токаев Татарстанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Касыйм-Җомарт Токаев Казан Кремлендә очрашыр дип көтелә.

Татарстанда булганда Касыйм-Җомарт Токаев кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булачак, аларның эшчәнлеге һәм тулаем төбәкнең сәнәгать потенциалы белән танышачак.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда 2022 елның 24 гыйнварында эш сәфәрендә булган иде. Бүген Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында Казахстан белән икътисадый, сәнәгать һәм технологик хезмәттәшлек дәрәҗәсе буенча алда бара. 2021 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Казахстан Республикасы арасында үзара товар әйләнеше 423 млн. доллар тәшкил иткән.

Татарстан белән Казахстан арасындагы уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булып «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре катнашында 1,8 млрд. долларлык машина төзелеше өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру тора. Казахстанның Костанай һәм караганда өлкәләрендә «КАМАЗ» автокомпонентлар җитештерү буенча өч завод һәм «Татнефть» ГАҖ шиннар җитештерү буенча актив эш алып барыла.

2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Казахстанда яңа йөк автомобильләре базарында «КАМАЗ» өлеше 42% тәшкил итә, бу – 1068 берәмлек.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading