16+

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы узды

2014 нче елда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2015 елга төп бурычлар; республиканың Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итүнең комплекслы системасы - Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында каралган төп мәсьәләләр әнә шундый иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу...

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы узды

2014 нче елда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2015 елга төп бурычлар; республиканың Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итүнең комплекслы системасы - Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында каралган төп мәсьәләләр әнә шундый иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу...

2014 нче елда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2015 елга төп бурычлар; республиканың Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итүнең комплекслы системасы - Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында каралган төп мәсьәләләр әнә шундый иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу темаларга ачыктан-ачык сөйләшү һәркем өчен мөһим, чөнки ул алдагы эшне планлаштыруга, уртак гамәлләргә ярдәм итә.

- 2014 елда халыкара мөнәсәбәтләрне уңай хәл итү һәм үстерү буенча җитди чаралар кабул ителде. Россиянең дәүләт милли сәясәт сратегиясенә таянып, без күп кенә программаларны тормышка ашырырга керештек. Экспертлар һәм җәмәгать оешмаларының тәкъдимнәрен дә исәпкә алдык. Бүген безнең республикада каршылыклы мәсьәләләр юк, без бөтен сорауларны төрле дин вәкилләре, иҗтимагый оешмалар белән бергәләп, уртага салып сөйләшәбез, - диде ул.

Президент мәктәпләрдә төрле дин вәклилләрен чакырып, "юрганны бер якка да тарткаламыйча", дин нигезләрен өйрәнүне оештыру файдалы булыр иде дигән фикердә. Моннан тыш телевидение, радиолар эшчәнлеген дә милли, төбәк үзенчәлекләрен истә тотып төзергә кирәк.

- Мин татар каналы өчен бер ешлык сорадым. Мөрәҗәгатем игътибарсыз калды. Бу дөрес түгел. Россия Преизденты белән очрашканда, мин бу сорауны күтәрәчәкмен: ни өчен татарлар, удмуртлар, чувашлар үз каналларын ача алмыйлар? - дип риторик сорау бирде Рөстәм Миңнеханов һәм һәр милләт вәкиленең үзенең туган телен, мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиешлегенә басым ясады.

Ул шулай ук үзенең Россия төбәкләренә чыккач, шунда яшәүче татарлар белән очрашуларын, кайбер төбәкләрдә мәчет салырга ярдәм итүләрен сорауларын искә алды.

- Кайвакыт мәчет салырга җир бирмиләр дигәнне ишетергә туры килә. Мондый хәл булырга тиеш түгел. Безнең республикада андый проблема юк. Чөнки бу дөрес түгел, һәр милләт, һәр дин вәкилләренең теләге искә алынырга тиеш. Бер-беребез турында күбрәк белеп, без байыйбыз гына. Кешеләргә туган телләрен өйрәнергә, үз туган телләрендә сөйләүче телеканал карар мөмкинлек бирергә кирәк. Бу принципларның барысы да Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә исәпкә алынды, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Россия регионнары өчен үрнәк булып тора. Бу, әлбәттә, үзеннән-үзе килеп чыккан әйбер түгел, даими эш нәтиҗәсе. 170ләп милләт һәм 20 конфессия вәкиле яшәгән республиканың әлеге юнәлештәге эш тәҗрибәсен, алымнарын башка субъектлардан килеп өйрәнәләр икән - бу инде бәләкәй әйбер түгел.

- Игътибарга лаек мисал: Татарстанда чиркәүләргә ут салынганнан соң, зыян күрүчеләргә беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучылар республиканың Диния назәрәте булды. Биредә шактый төбәкләр әлегә хыяллана гына алган мониторинг системасы булдырылды. Татарстан тәҗрибәсен һәм төбәктә файдалану зарур, - дип билгеләп узды Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко.

Татарстан Републикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары - Президентның эчке сәясәт сораулары буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев саллы саннар китерде: 1988 елда республикада 15 православие оешмасы булса, бүген - 334. 241 православие объекты төзелгән, 26 храм реконструкцияләнә, 36 төзелә. 9 монастырь һәм бер семинария эшли. Мөселаннарның диния назәрәте исә 1136 мөселман оешмасын берләштерә, ә 1988 елда алар 18әү булган.


Айрат ЗАРИПОВ, "Татмедиа" республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе:
-Татарстанда элек-электән Идел буе халыклары телләрендә күптөрле матбугат дөнья күрә. Аларның күпчелеге махсус сәхифәләрдә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырта. Район һәм шәһәр телевидениеләрендә, радио һәм газеталарда, интернет сайтларда Татарстан халыкларының барысы өчен дә уртак булган кыйммәтләр чагылдырыла. Тарихи даталарны төрле милләт халыклары берлән бергәләп бәйрәм итү - бу берләштерүче йола, ул республикадагы дәүләт телләрен һәм башка телләрне өйрәнергә, үстерергә һәм сакларга булыша. Дәүләт программаларын яктыртуда катнашучы матбугат чаралары һәм оешмаларны матбугат үзәкләре эшен нәтиҗәлерәк итү өчен "Татмедиа" агентлыгы комплекслы ведомствоара план төзеде һәм тормышка ашыра. Шулай ук агентлык милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүче, ксенофобия һәм милләтчелекне профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны яктырту буенча саллы эш башкара. Бу темага сөйләшкәндә Тукайның рус һәм татар халкы мөнәсәбәтләре турында әйткән сүзләре бик урынлы:
"Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?-
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп".

Илшат ӘМИНОВ, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры:
- Россиядә әле булса традицион ислам нигезләрен аңлатучы мөселман каналы юк. Россия мөселман каналы цифрлы телевидениенең икенче мультиплексында православиенеке белән бергә ил буйлап күрсәтелергә тиеш. Балалар өчен республика кабельле телевиденисе булдыру зарур. Ул Мәгариф министрлыгы белән берлектә тәрбияви һәм укыту функциясен алып бара алыр иде. "Татарстан Республикасында милли сәясәт турында" һәм "Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" турындагы республика программаларын кыскартырга түгел, киңәйтергә кирәк. Милли һәм күпконфессияле килешү темасына фильмнар, сериаллар, телепрограммалар төшерергә дәүләт заказлары булу зарур.

Ринат ЗАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе:
- Кеше иркен сулаганда, нәрсә сулаганын, ничек сулаганын уйлап та тормый, ул аны шулай тиеш дип кабул итә. Ә инде тыны кысыла башлаганда, сәбәпләрен эзләргә тотына. Милләтара мөнәсәбәтләрне дә мин сулый торган һава белән чагыштырыр идем. Бу өлкәдә тәртип булганда, җәмгыять тә үзен иркен хис итә. Ә инде ниндидер ыгы-зыгылар чыга башласа, ул һәркемнең күңелен төшерә. Димәк, милләтара мөнәсәбәтләрне җәмгыять тормышының төп күрсәткечеләренең берсе дип карарга була. Әгәр берәр милләт үзен кысынкы тоя башлый икән, бу башка халыкларга да тискәре тәэсир итә. Мондый хәлләргә берничек тә юл куярга ярамый.


Татарстанлыларның 84,6 проценты руслар һәм татарлар, мөселманнар һәм православиелеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне уңай дип бәяли.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading