16+

Казан тирәсендәге дачаларга ихтыяҗ да, бәя дә арткан

Шәһәр читендәге йортларга, шул исәптән дачаларга ихтыяҗ арткан. Кайбер мәгълүматлар буенча, 50 процентка кадәр арту күзәтелә.  Белгечләр фикеренчә, аның сәбәбе берничә. Берсе – язгы сезон башлану. 

Казан тирәсендәге дачаларга ихтыяҗ да, бәя дә арткан

Шәһәр читендәге йортларга, шул исәптән дачаларга ихтыяҗ арткан. Кайбер мәгълүматлар буенча, 50 процентка кадәр арту күзәтелә.  Белгечләр фикеренчә, аның сәбәбе берничә. Берсе – язгы сезон башлану. 

– Көздән дача сатып алырга уйлаган кешеләр активлашты хәзер, – ди риелтор булып эшләүче Надежда Сафонова. – Дачаларын сатарга теләүчеләр арасында да хәрәкәт башланды. Кышын дачаны күрсәтеп булмый, билдән кар. Икенче сәбәп барыбызга да мәгълүм. Пандемия чорында читтән торып эшләүгә күчтеләр, шул ук үзизоляциядән соң шәһәр читендә йорт яки дача булдыру турында уйлана башладылар.  

Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев  сүзләренчә, шәһәр читендәге милеккә ихтыяҗ артуның бер сәбәбе фатирларга бәяләр арту һәм ипотека ставкасы күтәрелү. 
– Икенчел торакта ипотека туктап калды дияргә була. Ә шәһәр читендәге торакка субсидияле ипотека ставкалары әле гамәлдә. Шуның белән ихтыяҗ да зур. Әлеге програмалар дачаларга кагылмый, шулай да аларга да ихтыяҗ бар. Узган елны да бу милек базары актив булды. Өч-дүрт елны алып карасак, ихтыяҗ ике-өч тапкырга артты. Бәяләр дә күтәрелде, алга таба да күтәреләчәк, – ди ул.   

Казанда яшәүче Раил Сәлахов та инде берничә атна дача сатылу турындагы игъланнарны күзәтеп бара.  
– Дөресен әйткәндә, көз көне үк эзли башлаган идем. Кайбер игъланнарны үзем өчен аерып та куйган идем. Әмма аларның бәяләре күтәрелде. Көздән алып каласы калган. Йортлары искергән, ташландык дачалар да бар анысы. Әмма анда яңа йорт салып кую өчен шактый акча кирәк. Хәзерге төзелеш материалларын исәпләп караганда, төзи башлау да куркыта, – ди ул. 

Аның әйтүенчә, 1 миллион да 200 мең сум торган дачалар хәзер 1,5 миллион тора. Бәяләре якынча 300 мең сумга күтәрелгән. Берничәсен барып та карадым, бәяләре чынлыкта арттырып куелган, алар ул суммага тормыйлар, дип көрсенә Раил. Бераздан бәяләре төшмәсме икән дип, дача сатып алуны кичектерергә дә уйлый.  

“Альтера” милек бюросы риелторы Эльвира Хәлиуллова да, бәяләр төшәргә мөмкин, дигән фикердә. 
– Ихтыяҗ кимегәч, бәясе төшәр, дип уйлыйм, чөнки аны акча эшләп калырга теләп кенә күтәрделәр. Илдәге вазгыятьне күз уңында тотып, күбесе дачаларын сатудан алды. Алар кулдагы акчасы янар дип шикләнә. Ә икенче берләре киресенчә бернигезсез арттырып куйды. Шәһәрдән ераграк булган бакча ширкәтләрендәге дачалар болай да начар сатыла иде, аларга бәяләр артты дип әйтеп булмый, – ди ул.     
Дачаларга ихтыяҗ артуны исә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә ел әйләнәсендә яшәрлек йорт төзү һәм анда яшәү урыны буенча теркәлү мөмкинлеге булу белән аңлата.

Түләүсез игъланнар сайтында иң арзанлы дача 160 000 сум тора. Уртача бәяләр – 700 000 – 1 500 000 сум. Газ кергән дачаларны 2,5-4 миллион сумга сатучылар да бар. 

Теләсә кайсы күчемсез милекне сатып алганда документларны яхшылап өйрәнергә кирәк. Дөрес рәсмиләштерелмәгән документлар аркасында җир кишәрлегенә кагылышлы проблемалар еш туа.
Дача сата торган кеше аерылган кеше булса, милек хатыны яки иренеке түгелме икән? Шунысы белән дә кызыксыныгыз.
Дача бик матур урында урнашырга мөмкин. Әмма ул гына аны сатып алу өчен сәбәп була алмый. Анда барып җитү өчен яхшы юл да кирәк. Сәгатьләр буе бөкеләрдә утырырга туры килмәсме? Анда җәмәгать транспорты йөриме? Яңгыр явып үтсә, керә торган юллар ничек? Кыш көне аларны чистарталармы? Дача йортын да игътибар белән тикшерегез. Подвалы булса, анда су җыелып ятмыймы? Түбәсе, нигезе ныкмы?

“Дача амнистиясе” турындагы нормалар 1 сентябрьдән түгел, ә быелның 1 июненнән үк үз көченә керергә мөмкин. Мондый төзәтмәләрне Дәүләт Думасына дәүләт төзелеше һәм кануннар комитеты башлыгы Павел Крашенинников керткән. Бу тәкъдимне ул илдәге катлаулы икътисади вазгыять белән бәйләп аңлата. Крашенников билгеләп үткәнчә, “амнистия” турындагы канунны куллану административ каршылыкларны киметәчәк һәм гражданнарның күчемсез милеккә хокукларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерәчәк, шул исәптән җир кишәрлекләренә дә.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading