16+

Казанда ничә Ленин бар?

СССР чорында “Ленин” исемен 1 яшьлек сабый да әйтә иде һәм кем булганлыгын белә иде, дисәм, һич ялгышмамдыр. Владимир Ильич Ленин күкләргә чөеп макталган һәм пропагандаланган заман иде ул. Совет чорындагы халыкларның күбесе Ленинга хөрмәт күрсәтеп яшәде.

Казанда ничә Ленин бар?

СССР чорында “Ленин” исемен 1 яшьлек сабый да әйтә иде һәм кем булганлыгын белә иде, дисәм, һич ялгышмамдыр. Владимир Ильич Ленин күкләргә чөеп макталган һәм пропагандаланган заман иде ул. Совет чорындагы халыкларның күбесе Ленинга хөрмәт күрсәтеп яшәде.

Владимир Ульянов 1870 елның 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) туган. Владимир Ленин – 1917 елдагы Октябрь революциясе әйдаманы, РСФСР Халык комиссарлары Советының һәм СССР Халык комиссарлары Советының беренче җитәкчесе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт төзегән кеше.

Татарстанның һәм Казанның Владимир Ленин биографиясендә катнашы бар. ТАССР оештыруны В.И.Ленин да имзалаган. Үткәнрәк тарихка күз салсак, Володя Ульянов 1887 елда Казан император университетының юридик факультетына укырга керә. Ләкин, 3 ай укыганнан соң, студентлар сходкасында катнашканы өчен университеттан чыгарылган. Ульяновлар гаиләсе Лаеш өязендәге Кокушкино авылында сөргендә яшәп торганнан соң, 1888 ел көзендә кабат Казанга кайта. Ульянов шәһәребездә Николай Федосеев оештырган марксистлар түгәрәгенең актив әгъзасына әверелә. 1889 елда Ульяновлар гаиләсе Самарага күченеп китә.

СССР чорында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә В.И.Ленин һәйкәле мәйданнарның, паркларның аерылгысыз архитектура күренеше иде. Юлбашчының сыннары заводлар каршына, пионер лагерьларына һәм хәтта, йортлар ишегалларына да урнаштырылды.

Казанда пролетариат юлбашчысына һәйкәл 1920 елда Черек күл паркы комплексындагы Ленин бакчасында әле Владимир Ленин исән чагында ук куела. Сын йомшак чималдан ясалган, агач пастаментка урнаштырылган булган, шунлыктан озак сакланмаган. 

1924 елның гыйнварында Владимир Ленин вафат булгач, ТАССРда акча җыешып, Казанның Ленин бакчасындагы “Ленин баскычы” каршында Ленинга һәйкәл куела. Әлеге һәйкәл 1970 елларга кадәр торган. 

Казанда 1954 елда Владимир Ленинга куелган иң дәрәҗәле һәйкәл – Ирек мәйданында. Аны скульптор Владимир Яцыно белән архитектор Александр Гегелло иҗат иткән. Ирек мәйданындагы әлеге скульптура корылмасына республика бюджеты хисабына капиталь төзекләндерү үткәрелде.

Совет чорында Владимир Ульянов-Ленин исемен йөрткән Казан дәүләт университеты каршына яшь Ульяновка һәйкәл шулай ук 1954 елда урнаштырыла. Авторлары: скульптор Владимир Цигаль белән архитектор Виктор Калинин. Әлеге һәйкәлнең кече территориясе тоткычлы табаны хәтерләтә, шунлыктан, “Сковородка” дип телгә кергән. Без, 1980 еллардагы студентлар, бөек юлбашчы Ленин да укыган университетта белем алуыбызга горурланып, шул “Сковородка” эскәмияләрендә гәп кора идек. Хәзерге студентлар да утыра анда, тик инде алар Ленин белән горурланамы икән? Югары уку йорты да “Владимир Ульянов-Ленин” исеменнән качып, Казан федераль университетына үзгәртелде бит.

Мәскәүлеләр: “Бу яшь Ульянов һәйкәле безнеке”, – дип әйтсәләр, һич каушап калмагыз. Казан университеты каршындагы яшь Ульянов һәйкәленең копиясе Мәскәүдәге Басманный тыкрыгына 16 елдан соң гына урнаштырылган.

Төрле мәгълүмат чыганакларына караганда, заманында Казанда юлбашчы Владимир Ильич Ленин истәлегенә 16 һәйкәл куелган булган. Горький паркы каршында, Химиклар мәдәният сарае янында Ленин һәйкәлләре торган. 

Казанда хәзер 12 урында Ленинны күрергә мөмкин. Мисал өчен “Элекон”, “Теплоконтроль”, Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе каршында Ленин бабай эшчеләргә “сәлам бирә”. Шулай ук, Кулагин урамындагы скверда, Мөштәри урамында Сынлы сәнгать музее каршында, Оренбург трактындагы 6нчы һәм Галактионов урамындагы 24нче йортлар янында, “Крутушка” шифаханәсе каршында юлбашчының һәйкәлләре яки бюстлары саклана.

СССР таркалганнан соң, Россиядә базар мөнәсәбәтләренә корылган җәмгыять формалаштырылды. Ленин идеологиядән читләштерелде, кайбер җирләрдә һәйкәлләре дә алып ташланды. Нинди генә мөнәсәбәтттә дә Ленин һәйкәлләре торырга тиеш, дип уйлыйм. Беренчедән: алар – тарих һәм архитектура бизәге. Икенчедән: Ленин – социаль гаделлек символы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, чын коммунистларча инанып, Ленин һәйкәлләре сакланырга тиеш, дип саный.
– Казанда хәзер 12 урында Ленинга һәйкәл һәм бюст бар. Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Казандагы Ленин һәйкәлләрен саклау турында карар чыгарды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Аның ярдәмендә Казанда Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле капиталь төзекләндерелә. Соңгы ике-өч елда республика районнарында Ленинга куелган алты һәйкәл төзекләндерелде. Ленино-Кокушкино музеен төзекләндерү үткәрелә. Казанда узган ел Ленин музей-йортына 35 мең кеше килде. Бу халыкның юлбашчыга хөрмәтен дәлилли, – диде Хафиз Миргалимов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading