16+

Казандагы «Салават күпере»нә вертолетлар да кунар әле...бер заман

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашып, республикада башкарылган эшләр турында сөйләде, шулай ук киләчәккә билгеләнгән планнар белән таныштырды.

Казандагы «Салават күпере»нә вертолетлар да кунар әле...бер заман

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашып, республикада башкарылган эшләр турында сөйләде, шулай ук киләчәккә билгеләнгән планнар белән таныштырды.

Юллар төзегән саен озыная

Быел республикада 38,7 миллиард сумлык юл эшләре башкарылган, шуның 10,1 миллиард сумы федераль бюджет хисабына. Төбәк әһәмиятендәге 55,5 чакрым яңа юл төзелгән, 6 күпер сафка бастырылган, Яшел Үзән шәһәрендә Озерная урамы белән Новостроительная урамы киселешендә тимер юл аша күпер салынган, 211,7 чакрым юл һәм 6 күпер ремонтланган, 19 балалар сәламәтләндерү лагерына асфальт юл сузылган.

— ”Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектының ярдәме зур. Шушы проект кысаларында гына да: төбәк әһәмиятендәге 96,7 чакрым, Казан агломерациясендә-61,6 чакрым, Чаллы агломерациясендә-84,4 чакрым, Түбән Кама агломерациясендә 11,1 чакрым юл төзелде,-диде Фәрит Хәнифов.-Киләсе елда, 23,4 миллиард сум чыганакларга, илкүләм проектны гамәләгә ашыру дәвам итәчәк. Торак пунктларда юллар һәм күперләр төзүгә, терлекчелек комплексларына һәм бакчачылык ширкатьләренә асфальт юллар сузуга игътибар көчәйтеләчәк.

М-12 автотрассасы

“Мәскәү-Түбән Новгород-Казан” тиз йөрешле автомобиль трассасының стратегик проект булганлыгын искәртте министр.

— Әлеге юлның 142 чакрымы республика территориясеннән уза. Юл һәм Идел аша күпер төзелеше тулы куәткә бара. Күпернең терәк баганалары төзелеше 80 процентка башкарылды инде. Идел аша күперне 2023 елга төзеп бетерү ниятләнелә,-диде ул.

Проект 2024 елда үтәлергә тиеш. Автотрасса төбәкләрнең икътисади үсешенә олы этәргеч ясаячак, дип уйланыла. Казаннан Мәскәүгә 6 сәгать 30 минутта барып җитеп булачак. Фәрит Хәнифов әйткәнчә, автотрасса өстәмә эш урыннары барлыкка китерәчәк.

Вознесение тракты

Казанда Зур боҗра юл төзелеше ахырына җиткереләчәк.

Вознесение тракты төзелеше тулысынча кайчан башкарылыр?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

— Бу тракт төзелеше ике этапта гамәлгә ашырыла. Беренчесе-Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 3,8 чакрым ара. Биредә инженерлык челтәрләрен күчерү һәм көйләү күп чыгымлы һәм мәшәкатьле булды. Анда ике тоннель, җәяүлеләр юл кичүләре дә төзелә. Икенчесе-Җиңү проспектыннан М-7 “Волга” федераль автотрассасына кадәр 8 чакрым ара. Казан читендәге шәхси милеккә әверелгән җир кишәрлекләрен шушы юл төзелеше өчен сатып алу эшләре бара хәзер. Вознесение трактының икенче этабы төзелешен финанслау мәсьәләсе дә хәл ителеп килә. Вознесение трактын тулысынча 2023 елда төзеп бетерү ниятләнелә,- дип җавап кайтарды Фәрит Хәнифов.

Юллар “Салават күпере”нә илтә

Казанның “Салават күпере” торак комплексында халык саны артканнан-арта. Шунлыктан, транспорт мәсьәләсе кискенләшә башлады.

— Горький шоссесына янәшә юл төзелеше бара. Яңа юл 6 полосадан гыйбарәт булачак, анда светофорлар булмаячак. Осиновская урамы юлына реконструкция үткәрелә, ул да “Салават күпере” нә йөрүне яхшыртачак.

— Трамвай юлы сузу турында да планнар бар иде,-дип, чираттагы соравымны юлладым.

— Башта Горький шоссесына дублер юлны төзүне һәм Осиновская урамы юлын үзгәртеп төзүне тәмамлыйк әле. Киләчәктә “Салават күпере” торак комплексына метробуслар җибәрү, трамвай юлы сузу, хәтта, электричкалар өчен тимер юл төзү планнары да бар,-дип өметләндерде министр Фәрит Хәнифов.

Бер заман оча торган таксилар да килеп кунар әле “Салават күпере”нә. Анысы инде, мөгаен, оныкларыбыз чорына туры килер, дип уйлап куйдым.

Боҗра тимер юл

Казанны боҗрага алып хәрәкәтләнә торган электричка турында сүзләр байтактан бара. Ниһаять, бу проектны 2022 елда “РЖД” җәмгыятенең инвестиция программасына кертеп, эшләрне башлау күздә тотыла. Боҗра тимер юл 48 чакрымны тәшкил итәчәк, анда 17 тукталыш була. “Әбҗәлилов” һәм “Торфяная” тукталыш платформалары ясала. Яңа Аракчинода һәм Дәрвишләр бистәсендә тимер юл аермалары төзелә. Беренче чиратта Юдино-Дәрвишләр бистәсе участогы һәм Яңа Аракчинода тимер юл чишелеше сафка бастырыла.

“Компрессорный” кичүе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “РЖД” җәмгыяте идарәсе рәисе-генераль директоры Олег Белозеров белән очрашты. Казанның Компрессорлар заводы зонасында “Компрессорный” транспорт-күченеп утыру төене төзү турында килешү кабул ителде. Әлеге төзелешне 2022 елның 30 августына-Республика көненә төзеп чыгу ниятләнелә,- диде Фәрит Хәнифов.

Коронавирус “кадак” булды

Җәмәгать транспортында быелның 22 ноябреннән куар-код таләп ителү республикада пассажирлар агымын 25 процентка киметкән.

— Элеккеге агымга җитү өчен әле тагын 6 процент кирәк. Иң авыры автобус йөртүчеләргә һәм кондукторларга төште, чөнки алар халык белән аралаша. Пассажир автотранспорт предприятиеләренә ярдәм мәсьәләсе уйланыла. Бөгелмә, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә җәмәгать транспорты хезмәтендәге кыенлыкларны чишү буенча да эшләр алып барыла. Кайбер эшкуарлар коронавирус пандемиясе шартларында эшчәнлеккә әзер түгеллекләрен күрсәтеп, җәмәгать транспорты хезмәтеннән читләште,- диде Фәрит Хәнифов.

Автобуслар яңара

Татарстанда быелның 9 аенда автомобиль транспортында 129,7 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Республикада 1800 автобус маршрутларга чыга.

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә автобус паркы елдан-ел яңара. Казанга, мәсәлән, ике елда гына да газ ягулыгында эшли торган яңа 113 берәмлек автобус кайтартылды,- диде Фәрит Хәнифов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading