16+

Казанның Янар кошы дөньяга дуслык җылылыгы бөрки

Казанда 21 февральдә “Киләчәк Уеннары” фиджитал-спорт турниры тантаналы рәвештә ачылды.

Казанның Янар кошы дөньяга дуслык җылылыгы бөрки

Казанда 21 февральдә “Киләчәк Уеннары” фиджитал-спорт турниры тантаналы рәвештә ачылды.

Анда Россия Президенты Владимир Путин һәм берничә илнең башлыклары да катнашты.

Россия гимнын Россиянең атказанган артисты Дима Билан белән татар җырчысы Эльмира Кәлимуллина башкарды, аларга өлкәннәр һәм балалар хоры кушылды. Виртуаль концерт-тамаша эчтәлеге категория, тактика, технология, спорт, тизлек, стратегия сыйфатларын чагылдырды.

Президент Владимир Путин танылган спортчылар Олимпия чемпионнары Никита Нагорный, Камилә Вәлиева, экс-футболчы Андрей Аршавин белән янәшә утырды.

– Казан һәм бөтен Татарстан “Киләчәк Уеннары” рухына тулысынча туры килә. Табигый, күпмилләтле, төрле халыкларның мәдәниятенә бай буларак, ул буыннарның мирасын тугры саклый һәм шул ук вакытта яңалыкка һәрвакыт ачык, катлаулы һәм алдынгы проектларга кыю рәвештә алына һәм аларны яхшы итеп башкарып чыга. Безнең илебез планетаныың әйдаман спортчылар державасы, бөек атлетлар, җиңүчеләр һәм рекордлар Ватаны булды һәм булып кала бирә. Без һәрвакыт спортны һәм югары әхлак кыйммәтләрен алга сөрдек. “Киләчәк Уеннары” – дөньяның спорт гаиләсенә безнең бүләк,-диде Президент Владимир Путин.

Аннан соң Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Үзбәкстан әйдаманнары сәламләде. Александр Лукашенко:”Киләчәккә алга, дусллар!”-диде. Садыр Жапаров белән Эмомали Рахмон спортчыларга уңышлар теләде. Касым-Жомарт Токаев белән Шәфкать Мирзиёев киләсе “Киләчәк Уеннары”н үзләрендә үткәрү теләген белдерде. Һәр ил башлыгы ана телләрендә чыгыш ясады. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки 21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Уенда катнашучылар командалары узды, спортчылар чылбырын 107нче ил булып Россия командасы йомгаклады. Казахстан, Белоруссия, Кытай командалары – иң зурлары. Сербия белән Төркия командалары алкышларга күмелде. Мадагаскар, Гайаны, Франция, Германия, Бельгия, Дания, Бөекбритания, Италия, Португалия, Канада, АКШ флаглары җилфердәде.

Казанда, спорт тарихында беренче мәртәбә үткәрелә торган, “Киләчәк Уеннары” фиджитал-спорт турнирының талисманы Янар кош (Жар-птица). Янар кош гаилә учагы кебек дөньяга дуслык җылылыгы бөрки.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading