16+

ХАЛЫК БУРЫЧЛАРНЫ КУЕП КЫНА ТОРА

Депутатлар хакында: «Сайлау вакытында гына күренеп ала да, аннан дәүләттән бушка акча алып, халыкны алдап ята», – дип уйлаучылар бар.

ХАЛЫК БУРЫЧЛАРНЫ КУЕП КЫНА ТОРА

Депутатлар хакында: «Сайлау вакытында гына күренеп ала да, аннан дәүләттән бушка акча алып, халыкны алдап ята», – дип уйлаучылар бар.

Хакыйкатьтә башкачарак. Алар да эшсез тормый: кайберләре эшләрен күрсәтә белә, ә кемдер тыныч кына халык гозерен үти. Хәер, халык хәзер үзе дә сайлаган депутатларны үзләре үк тонуста тота, йомшарырга ирек бирми. Үтенечләрен дә онытмый. Депутатлар тик ятмый. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге җәйге яллар алдыннан партия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Парламентта «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, сайлау алды кампаниясе вакытында республика халкыннан 8 меңләп үтенеч-теләк тупланган булган. Депутатлар шуларның 1,5 меңен чишүгә ирешкән. Ә 4 меңләп үтенеч муниципаль депутатларга юлланылган.

– Мисал өчен, елга аша салынган күперне төзекләндерүгә, авылларны яктырту, юлны яңартуга ирештек, – ди Юрий Камалтынов.
Коронавирус инфекциясе таралуга да депутатлар битараф калмаган. Алар әлеге чир белән көрәш өчен 2 млн сумга якын акча җыюга ирешкән. Бу акча медицина хезмәткәрләренә индивидуаль саклану чаралары сатып алган.
Пандемия сәбәпле, укучылар быелгы уку елын өйләрендә генә тәмамлады. Кайбер гаиләдә дистанцион уку мөмкинлекләре юк, бигрәк тә техник яктан. Шуңа да депутатлар җыелган акчаның бер өлешен күп балалы гаиләләргә гаджетлар сатып алуга тоткан.
– Максатчан рәвештә язып бармадык. Бу һәр кешенең үз эше иде. Без фракциянең һәр әгъзасына барып җиттек. Аларның барысы да ярдәм кулы сузуында шигем юк, – ди фракция җитәкчесе.

Шулай ук март аенда «Рәхмәт, табиб!» акциясе дә уздырылды. Аны үткәрүне, ялгышмасам, депутат Светлана Захарова тәкъдим иткән иде. Бу чара кысаларында депутатлар бер көнлек хезмәт хакын хәйриячелеккә тоткан һәм коронавируслы авыруларны дәвалаучы табибларга ярдәм күрсәткән. Аерым депутатлар үз акчасына битлек, шәхси саклану чаралары сатып алып, районнардагы хастаханәләргә юллаган. Мәсәлән, Азат Хамаев 600 битлек алып, Минзәлә үзәк хастаханәсенә, Марат Галиев термометрларны Мамадыштагы хастаханәгә тапшырган, Азат Җиһаншин Биектау һәм Питрәч хастаханәләренә җиһазлар алган.

– Пандемия бурычларны бер-бер артлы куеп кына торды. Без волонтерлык системасының ничек эшләвен карадык. Бу юнәлешне үстерү идеясе бар, әлегә эшләтү механизмы гына юк. Әмма без бу юнәлештә уйлашабыз, чөнки волонтерлыкның нинди кирәкле әйбер икәнен пандемия яхшы күрсәтте, – диде Камалтынов.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading