16+

Мөхәммәтшин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Җиңү диктанты»на чакыру алачак

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары «Җиңү диктанты»нда катнашу өчен чакыру алачак.

Мөхәммәтшин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Җиңү диктанты»на чакыру алачак

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары «Җиңү диктанты»нда катнашу өчен чакыру алачак.

Халыкара патриотик акция Татарстанда 29 апрель көнне уза.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Лукина «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары „Җиңү диктанты“нда катнашу өчен чакыру алачак. Без шулай ук Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатларын да әлеге акциядә катнашырга чакырабыз», - диде Лукина.

Ул билгеләп үткәнчә, былтыр акция республиканың 89 мәйданчыгында узган, быел шуннан да ким булмаячак. Әлегә чараны үткәрү урыннары билгеләнә.

Быел «Җиңү диктанты» 29 апрельдә узачак. Россиянең барлык төбәкләрендә мәйданчыклар зур торак пунктларда гына түгел, кечкенә авылларда да оештырылачак. Моннан тыш, Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы ярдәме белән, диктант биремнәрен чит илдә гомер итүче россиялеләр дә үти алачак.

2021 елда «Җиңү диктанты» өченче тапкыр үтәчәк. Акцияне «Бердәм Россия» партиясе, Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте оештыра. 2020 елда Россия һәм 75 чит илдән бер миллионнан артык кеше үз белемен тикшерде.

http://tatar-inform.tatar
Фото: https://диктантпобеды.рф/gallery/dp-2020

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading