16+

Мәктәпләргә таратылачак ноутбуклар укытучыларга бүләкме, әллә эш җиһазымы?

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсендә, Россия Федерациясендә 2022 ел - Халыкларның мәдәни мирасы елы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында, республикада әле бу ел - Цифрлаштыру елы шигарендә дә уза.

Мәктәпләргә таратылачак ноутбуклар  укытучыларга бүләкме, әллә эш җиһазымы?

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсендә, Россия Федерациясендә 2022 ел - Халыкларның мәдәни мирасы елы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында, республикада әле бу ел - Цифрлаштыру елы шигарендә дә уза.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов әйткәнчә, республикада цифрлаштыру елында Хөкүмәт теләктәшлегендә күпсанлы план-чаралар билгеләнгән.

Иннополис фән шәһәрчеге үзе генә дә цифрлаштыру өлкәсенә караган 5 федераль проектта катнаша. IT-технологияләр белгечләренә ихтыяҗ зур. Бүген ата-аналарның да 68 проценты балаларын югары технологияләр белгечлегенә укытырга тели,- дип әйтеп үтте Роман Шәйхетдинов.

Компьютерда эшли белсәң, “приз” алырсың

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин таныштырганча, республиканың медицина, социаль яклау, төзелеш, авыл хуҗалыгы, экология, урман хуҗалыгы һәм башка тармакларында эшчәнлекне цифрлаштыру-электронлаштыру буенча колачлы эшләр башкарылачак.

— Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә телемедицина үзәге оештырылды, телемедицина белән авыллардагы медпунктларны да (ФАП) колачлау күздә тотыла. РКБ да барлык ИТ инфраструктура яңартылачак, әлеге хастаханәне HIMSS халыкара оешмасы стандартлары нигезендә сертификатлаштыру бурычы куелды,- диде Айрат Хәйруллин.

Татарстан Президенты призына мәктәп укучылары арасында “Дай 5!”, өлкәннәр арасында компьютер белемнәренә “Хикмәт” (“Хикмет”) конкурсы үткәрелә, студентлар өчен дә махсус “АлгаРитм” бәйгесе бар.

Агай, үзең өйрән, давай!

Авылларда да өлкәннәргә компьютер белеме курслары оештырылачакмы?- дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

Өлкәннәрне компьютер аппаратларында эшләргә өйрәтү дәвам итә. Авылларда курслар юк, ә шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә оештырылачак. Казанда өлкәннәргә Информация-элемтә техникумына йөреп тә компьютер технологияләренә өйрәнергә мөмкин,- дип җавап бирде министр Айрат Хәйруллин.

Татарстанда интернет элемтәсе халыкның 3 процентына гына барып җитми калган инде. Интернетлаштыру быел да дәвам итәчәк. Компьютерны кабызып, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында, шулай ук министрлыклар сайтларында мәгълүматларны укый-укый, авылда да үзлектән акрын гына “цифрлы белгеч”кә әверелергә була. Тәвәккәлләп керешү генә кирәк.

Хәзерге балалар “ике башлы”

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин сөйләгәнчә, мәктәпләрдә балалар компьютер сыйныфларында дәресләр ала, электрон хезмәтләр буенча да өйрәнә. ВУЗларда ел саен цифрлы икътисадка 4 мең кадр әзерләп чыгарыла.

— Республикада 36 мең укытучы эшли. Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә 24 мең укытучы яңа компьютер белән тәэмин ителәчәк. Бу 1 миллиард сумга төшә. Компьютерларның калганнары әле 2-3 ел элек кенә алынган яңа аппаратлар. Магариф учреждениеләрен компьютерлар белән җиһазландырудагы ярдәме өчен Татарстан Президентына аерым рәхмәт! - диде Илсур Һадиуллин.

Айрат Хәйруллин белән Илсур Һадиуллин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына аңлатма биргәнчә, мәгариф учреждениеләренә таратылачак компьютерлар һәм “Ак Барс банк” өләшәчәк ноутбуклар  -укытучыларга шәхси бүләк түгел, ә эш җиһазы.

— Укытучы эштән киткән очракта, компьютер җиһазлары мәктәптә кала,- диде министр Илсур Һадиуллин.

Цифрлы алгарышны нәрсә тоткарлый?

Татарстанда цифрлы үсешкә теләктәшлек ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов әйткәнчә, республикада цифрлы проектларны, платформаларны һәм стартапларны үстерүдә шактый эшләр башкарыла.

Замана яшьләре дәүләттән фән һәм бизнес үсешенә шартлар тудыруга юнәлтелгән тәгаен карарлар көтә. Цифрлаштыру-моның бер чишелеш юнәлеше, аннан башка икътисад тармакларының нәтиҗәле эшчәнлеге мөмкин түгел. Цифрлы алгарышка ирешү өчен ВУЗларның, министрлыкларның һәм бизнесның комплекслы ягъни бербөтен булып, бер максатта эшләве зарур,- диде Рифкать Миңнеханов.

Татарстан “спутнигы”

Татарстанда 2022 ел-Цифрлаштыру елы шигарендә фән, мәгариф, спорт һәм гаилә бәйгеләре, шулай ук конференцияләр һәм халыкара форумнар үткәрү планлаштырылган. “Башир Рамеев исемендәге ИТ-парк” ачылачак, анда 3 мең эш урыны була.

Уку йортларында һәм балалар иҗат үзәкләрендә Татарстанның Җир иярченен (спутник) ясау буенча эш-конкурс үткәрелә. Республиканың цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин әйткәнчә, әлеге 5-6 ай гына гомерле спутникны галәмгә чыгару максатында, Роскосмос белән сөйләшү үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X