16+

“Өйдә булмасам да, тавышымны җиткерәм”

Россиядә 15,16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

“Өйдә булмасам да, тавышымны җиткерәм”

Россиядә 15,16 һәм 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев әйткәнчә, башкалада 466 сайлау участогы булдырылган, алар тулы әзерлектә. Казанда 927,6 мең сайлаучы исәпләнә, шулардан 24,3 меңе тәүге мәртәбә тавыш бирәчәк.

– 40 сайлау участогында медицина хезмәткәрләре дә эшләячәк. Кешеләр кан басымын үлчәтә, ЭКГ ясата алачак,- ди Булат Алиев.

Татарстанда 15-17 март көннәрендә гражданнарның сайлау хокуклары мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” оештырыла. Шалтыратулар һәм хәбәрләр 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр WhatsApp мессенджерында 8 (960) 049-68-14 телефоны буенча кабул ителә.

Казан мэры Илсур Метшин казанлыларны сайлауларда катнашырга чакырды. Ул быелгы сайлауларның катлаулы тышкы сәяси шартларда узачагын искәртте. Шәһәр башлыгы Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы башланачагы турындагы хәбәргә аеруча әһәмият бирде. Әлеге илкүләм программага 4,5 триллион сум каралган.

Республикада 50 меңгә якын кеше сайлауларда үзе яшәгән урында түгел, ә башка участокларда катнашачагын “Мобильный избиратель” механизмы аша белдергән.

Сайлауларга 4 кандидат куелды: Владислав Даванков (“Новые люди” партиясеннән), Ленид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм илнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче буларак).

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading