16+

Йөргән таш кына шомара

«Кеше һәрчак ашый, үрчи һәм үлеп тора», – дигән иде моннан берничә ел элек бер җитәкче. Берничә атна илебез белән шул өч функцияне генә үтәдек төсле.

Йөргән таш кына шомара

«Кеше һәрчак ашый, үрчи һәм үлеп тора», – дигән иде моннан берничә ел элек бер җитәкче. Берничә атна илебез белән шул өч функцияне генә үтәдек төсле.

Әмма бар да без уйлаган кебек үк начар түгел икән. Гәрчә узган ел нәтиҗәләрен куып тотар өчен әле эшлисе дә эшлисе. Бигрәк тә республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча. Шушы көннәрдә Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы «Яңа хокукый шартларда инвестицион мөмкинлекләр» темасына вебинар уздырды. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, 2019 елда республикада инвестицияләр күләме 641 млрд сумга якынлашкан.

– Татарстан бу күрсәткеч буенча Россиядә җиденче урында тора. Инвестицияләрнең күп өлеше – билгеле инде, шәхси капитал. Чит ил инвестицияләренә килгәндә, узган ел әлеге юнәлештә үсеш күзәтелде һәм Татарстан 1,8 млрд доллар акчаны башка илләрдән җәлеп иткән иде. Бездә 100 сәнәгать паркы бар һәм ил күләмендә караганда, бу иң яхшы инвестиция инфраструктурасы, – дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина. Агентлык җитәкчесе инвестицияләргә кагылышлы күп кенә федераль кануннарның республикада гамәлгә ашырылуын да искәртте. Эшмәкәрләрнең эшен җиңеләйтү өчен, Татарстанда хокукый-норматив актлар кабул ителүен дә билгеләп узды. Мисал өчен, төзелештә өлешләп катнашучылар алданган очраклар хакында еш ишетәбез. Бу өлкәдә инвесторлар да зыян күргәли. Чаллыда шундый проблемалы 1,4 млрд сумлык күп фатирлы йорт төзелеше өчен 265 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел шулай ук, инвесторларга ярдәмне арттыру максатыннан, яңа федераль канун проектлары эшләнелгән. Аларның кайберләре инде беренче укылышларда каралган. Бу кануннар да инвесторларның эшләү шартларын җиңеләйтергә, яңа төрле ташламалар, матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

– Инвестор ул – капиталы булган, инде формалашкан эшмәкәр. Ул башка төр проектлардан керем алу хисабына яши. Ә хәзер тормышка ашырыла торган проектларның теләсә кайсы да сораулар тудыра. Дөрес, пандемия белән килеп туган вакыйгаларны үз файдасына кулланучылар да булмады түгел, булды. Аларның күбесе сәламәтлек саклау белән бәйле. Битлекләр өчен чимал җитештерү белән шөгыльләнгән дүрт оешманың икесе Татарстанда урнашкан. Республиканың икътисади хәле яхшы дип ныклап кына әйтеп булмый, әмма җыелырга һәм эшләргә кирәк. Безнең берничә төркемгә кергән проектларыбыз бар. Аларның кайберләрен без тукта тып торырга мәҗбүр, чөнки алар чит ил вәкилләре белән аралашуны, аларның безгә килүен таләп итә. Ә хәзергә, белүебезчә, һава юллары әлегә ябык. Әмма инвесторлар ул проектлардан баш тартмады, ә вакытлыча кичектерелеп кенә торылды. Безнең икенче бер проектлар финанслар сорый. Бу очракта инвесторлар бизнесның бер өлешен сатарга әзер булучылар. Шулай ук гамәлгә ашырыла торган, әмма гадәттәгедән акрынрак эшләүче проектларыбыз да бар. Дөрес, аларының саны шактый азрак. Күп кенә эре компанияләр икътисади кризис шартларында барлыкка килгән. Бу шартлар үсеш өчен мөмкинлек. Башка төбәкләрдән, илләрдән бизнесны җәлеп итү генә түгел, үзебездәгесен үстерергә кирәк, – дигән фикердә Талия Миңнуллина.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Гадыев фикеренчә, канун чыгару органнарының максаты — республиканы инвесторлар җәлеп итә торган итү.
– Хәзер инвесторлар проектларын алга таба да тормышка ашыра алсын өчен, гарантияләр булу кирәк. Аларга зыян килергә тиеш түгел. Республика хакимияте вәкилләренә дә контрольне арттыру түгел, ә инвесторларга ярдәм итү буруычы куела. Узган елгы уңышларга гына сөенеп яшәп булмый, вакыйгалар бик тиз үзгәрә. Эшләргә кирәк.
Йөргән таш кына шомара, – ди Марат Гадыев.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading