16+

«Президент»ны саклап калырга тырышачакбыз»

Быел ТАССР оешуның - 95 еллыгын, Татарстан суверенитетының 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин журналистлар белән очрашты.

«Президент»ны саклап калырга тырышачакбыз»

Быел ТАССР оешуның - 95 еллыгын, Татарстан суверенитетының 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин журналистлар белән очрашты.

Россия 85 субъекттан тора: 22 республика, 9 край, 46 өлкә, 3 федераль дәрәҗәдәге шәһәр, бер автоном өлкә, дүрт автоном округ. Республика иң югары статуска ия, Россия Конституциясендә язылганча, ул - дәүләт. Ә калган субъектларның статусы билгеләнмәгән. Әмма кайбер сәясәтчеләрнең, хәтта галимнәрнең республиканың ни рәвешле дәүләт була алуы башына сыймый. Шакир Яһудин, аптырарлык нәрсә юк, ди, дөньядагы тәҗрибәләргә таянып, мисаллар да китерде. Әйтик, Германиядәге кайбер федераль җирләр үзләрен үз конституцияләрендә ирекле һәм демократив дәүләт буларак игълан иткән. Швейцариядәге кантоннар да суверен булып танылган. Әмма Россия төбәкләре, субъект буларак, барысы да бертигез хокук­лы. Очрашу барышында Шакир Яһудин кесәсеннән Татарстан белән Россия Конституцияләренең учка сыярлык нәни нөсхәләрен дә тартып чыгарды, гел үзе белән йөртә икән.

Хәзерге вакытта Татарстан - федераль үзәк белән килешүе булган бердәнбер төбәк. 2017 елда вакыты чыга инде, әмма Шакир Яһудин аның яңартылуына һәм дәвам иттерелүенә ышана.

Татарстан - төбәк баш­лыгы Президент дип аталган шулай ук бердәнбер Россия субъекты. Әмма, илебездә бер генә президент булыр­га тиеш, дип, төбәк башлыкларына Президент дип аталуны тыя торган законны 2010 елда Россиянең ул вакыттагы башлыгы Дмитрий Медведев имзалап, төбәкләрнең конституцияләренә төзәтмә кертергә биш ел биргән иде. Татарстан өчен әлеге вакыт 2016 елга кадәр кичектерелде. Шул ук вакытта узган елның җәендә «Селигер» лагеренда Казан студентының Татарстан башлыгы атамасы уңаеннан соравына җавап биргәндә, Россия Президенты Владимир Путин, төбәк халкы үзе хәл итәргә тиеш, диде.

Шакир Яһудин фикеренчә, Татарстан Президенты атамасын саклап калырга сентябрь сайлавы ярдәм итәргә тиеш. Сайлаудан соң юридик яктан атаманы үзгәртү авыр­рак, чөнки төбәк башлыгын, президент буларак, халык сайлап куйган булып чыга, ә Россия һәм Татарстан Конституция­ләрендә язылганча, халык - суверенитет һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы.

- Федераль дәрәҗәдә кайвакыт субъектларга карата тузга язмаган законнар кабул ителә, ә алар үз чиратында Россия Конституциясенә каршы килә. Төбәк җитәкчесенең ничек дип аталуы яки кайсы рес­публикаларда дәүләт органнарының күпме булуын хәл итү төбәк вәкаләтләренә карый. Шуңа да федераль үзәкне Россия Федерациясе Конституциясе буенча каршы килмичә эшләргә мәҗбүр итү механизмын булдырырга кирәк, дип уйлыйм, - диде законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе.

Шакир Яһудин фикеренчә, Россия Президенты Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләве ышаныч күрсәткече булып тора.
Сүз уңаеннан, бүген Татарстанның 22 вәкиллеге бар, 14е - Россия составында, калганнары - чит илләрдә, соңгысы Кырымда ачылган. Комитет рәисе сүзләренчә, алар бик зур эш башкара, Татарстанга инвес­тицияләр җәлеп итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading