16+

Путин Ту-160 ракета йөртүчеләренең берсенә Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды.

Путин Ту-160 ракета йөртүчеләренең берсенә Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды.

Дәүләт Башлыгын Хөкүмәт Рәисе урынбасары – РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, РФ Оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Ростех» генераль директоры Сергей Чемезов, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» генераль директоры Юрий Слюсарь озата йөрде.

Россия Президенты авиазавод эше турында мәгълүмат стендлары белән танышты һәм дүрт тирән модернизацияләнгән стратегик ракета йөртүче ТУ-160Мны карады. Исегезгә төшерәбез, Ту-160 хәрби авиация тарихында канат геометриясе үзгәртелә торган иң эре тавыш тизлегеннән тизрәк очучы самолет, шулай ук дөньяда иң куәтле хәрби самолетларның берсе булып тора.

Владимир Путин ракета йөртүче самолетларның берсенә - кабинага штурвалга күтәрелде. Самолетның әлегә исеме юклыгын белгәч, дәүләт Башлыгы аны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтенә атауны тәкъдим итте. "Ул бөтен Россия өчен күп нәрсә эшләде", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Президенты «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашачак.

Белешмә өчен:

С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев» АҖ филиалы Ростех дәүләт корпорациясенең «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ составына керә. Үзенең эшчәнлеге елларында завод 10 меңнән артык берәмлек белән 22 төр авиация техникасы чыгарган, алар арасында АНТ-3, Пе-2, Ту-16, Ту-104Б, Ил-62М, Ту-22МЗ, Ту-160 самолетлары бар.

Бүген Казан авиазаводы Ту-160М стратегик ракета йөртүчеләрен, Ту-214 пассажир самолетларын җитештерүне, Ту-160, Ту-22М3 самолетларын ремонтлауны һәм алга таба камилләштерүне гамәлгә ашыра. Ту-160 самолетларын модернизацияләнгән Ту-160М кыяфәтендә кабатлау программасы Россия Президенты Владимир Путин карары буенча җәелдерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading