16+

«Һәр хәрби турында кайгыртырга»: Татарстанда "Ватанны саклаучылар" фонды эшли башлады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалын ачуда катнашты. Исегезгә төшерәбез, филиал Казанда Химиклар мәдәният сарае базасында ачылды (Ямашев проспекты, 1 йорт).

«Һәр хәрби турында кайгыртырга»: Татарстанда "Ватанны саклаучылар" фонды эшли башлады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалын ачуда катнашты. Исегезгә төшерәбез, филиал Казанда Химиклар мәдәният сарае базасында ачылды (Ямашев проспекты, 1 йорт).

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә быелның 3 апрелендә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның «Защитники Отечества» дәүләт фондын булдыру турында Указга кул куюын искәртте.

"Бүген без Татарстанда филиал ачабыз. Бу ветераннар мәсьәләләрен системалы һәм югары дәрәҗәдә хәл итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк. Сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү - безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Беренче көннәрдән үк без аларга барлык кирәкле ярдәм чараларын күрсәтәбез», - диде  Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 550 кв.м мәйданлы фонд филиалы өчен бина барлык категория гражданнар өчен заманча функциональ таләпләрне, транспорт логистикасын исәпкә алып сайлап алынган. Монда инвалидлар һәм хәрәкәт итүләре чикле кешеләр төркемнәре өчен кирәкле шартлар тудырылган.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә эшләрнең кыска вакыт эчендә башкарылуы өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең төп бурыч – һәр ветеранны, аларның гаиләләрен кайгырту һәм аларга игътибар күрсәтү, һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирү", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Алда зур һәм җаваплы эш. Бер генә проблема да, тормыш хәле дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Без үз чиратыбызда киләчәктә дә фонд эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Бездә Федераль фонд белән дә яхшы элемтәләр урнаштырылган. Без фонд акчасына гына таянып калмыйча, республика үзе дә филиалга кирәкле ярдәм күрсәтер дип ышанам. Минемчә, бу – вакытында төзелгән һәм бик кирәкле структура. Безнең шәһәрләр һәм районнар ягыннан да ярдәмгә мохтаҗ сугышчылар һәм аларның гаиләләре өчен кирәкле ярдәм күрсәтелер дип уйлыйм. Барыгызга да уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет телим", - диде ул ахырда.

Исегезгә төшерәбез, «Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалы Казандагы Химиклар мәдәният сараеның 1 һәм 3 катларында урнашкан. Биредә социаль координаторлар кабинетлары, психологик ярдәм төркемнәре, юридик ярдәм төркемнәре, конференцияләр залы һ. б. урнашачак.

Чарада ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, Гүзәл Удачина белән бергә, филиал биналарын карап чыкты, белгечләр белән аралашты. Ул шулай ук фонд филиалына волонтерлар, иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләрен җәлеп итәргә тәкъдим итте.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading