16+

Россия Президенты фатихасында М-12 автотрассасы тулысынча ачылды

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 21 декабрендә М-12 “Восток” түләүле автотрассасының “Мәскәү-Казан” участогында автомобильләр хәрәкәтенә видеоэлемтә аша старт бирде.

Россия Президенты фатихасында М-12 автотрассасы тулысынча ачылды

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 21 декабрендә М-12 “Восток” түләүле автотрассасының “Мәскәү-Казан” участогында автомобильләр хәрәкәтенә видеоэлемтә аша старт бирде.

810 чакрымлы автотрасса 3 елга якын вакыт эчендә сафка бастырылды. Ул Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия белән Татарстан территорияләре аша уза.

Путин әйтте

— 2023 ел йомгаклары буенча Россиядә 31 мең чакрымнан күбрәк юл төзелде һәм төзекләндерелде. Ышанычлы транспорт артерияләре Россия өчен стратегик әһәмияткә ия. Төбәкләрдә, Донбассны һәм Новороссияне дә кертеп, 188 миллион квадрат метрдан артык асфальт бетон түшәлде. Бу рекордлы күләм һәм илебезнең юл челтәрен үстерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга саллы өлеш,-диде Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша.

Президент әһәмиятле транспорт магистрале төзелешендә катнашкан белгечләргә, эшчеләргә, инженерларга, проектлаучыларга рәхмәт әйтте.

— М-12 трассасы 3 ел эчендә төзелде, элек мондый колачлы һәм катлаулы инфраструктура проектлары андый кыска срокларда бер дә башкарылмады. Бу проект киләчәккә үрнәк һәм эшчәнлек юнәлеше мисалы. Ул Россиянең сыйфатлы, тиз һәм колачлы итеп төзи алганлыгына дәлил. Сүз юллар турында гына түгел, ә торак, социаль һәм сәнәгать проектлары турында да бара,- диде Владимир Путин.

Ил башлыгы әйткәнчә, яңа юлда уңайлырак һәм иминрәк булачак, йөкләр ташу күләме артачак. Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин, шулай ук видеоэлемтә аша сөйләп, магистраль төзелешенең торак, сәнәгать һәм илдәге башка транспорт проектлары үсешенә көчле этәргеч биргәнлеген искәртте.

— Федераль Җыен, Дәүләт Думасы, Россия төбәкләре, оешмалар һәм предприятиеләр бердәм рәвештә эшләде,-диде Марат Хөснуллин.

Ул М-12 трассасын төзүдә теләктәшлек күрсәткәне өчен Президент Владимир Путинга рәхмәт сүзләре ирештерде.

 Миңнеханов сокланды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автотрасса ачылыр алдыннан М-12 трассасыннан, автомобильне үзе йөртеп, Казаннан Мәскәүгә барып кайткан.

—Мондый юлны күргәнем юк иде әле – бу акыл ягыннан бөтенләй башкача кабул ителеш. Трассада 4 урында сервиска туктадым, автомобильгә ягулык салдым - барысы да уйланылып эшләнгән. Автоматлаштырылган түләү башкару шулай ук төгәл эшли. Барысы да югары дәрәҗәдә,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Юлны төзүдә теләктәшлектә булганнары өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә, вице-премьер Марат Хөснуллинга, эшчеләргә рәхмәт әйтте Татарстан Рәисе.

Россиядә җитештерелә торган автомобильләр колоннасы Мәскәү Кремленнән Казан Кремленә кадәр ватанпәрвәрлек кроссы үткәрде. Автокросста катнашучылар да яңа магистральне мактады. Шушы сүзләрдән соң, Владимир Путин:”Теләгем зур булса да, монысында юлга кузгалып булмады. Ләкин, мин дә автомобильдә М-12 трассасыннан барыбер бер узам әле”,-диде.

Вакыт – акча

“Автодор” компаниясе җитәкчесе Вячеслав Петушенко әйткәнчә, М-12 автотрассасының “Мәскәү-Казан” өлеше төзелеше 900 миллиард сумга төшкән.

—Хәзер ара ераклыгы түгел, ә вакытны оту мөһим, чөнки вакыт – акча,-диде ул.

М-12 “Восток” магистрале Мәскәүдән Казанга һәм аннан ары Екатеринбургка һәм Төмәнгә бара, гомум озынлык 1980 чакрымны тәшкил итәчәк. “Мәскәү-Казан” өлеше планда каралганнан 7 айга тизрәк сафка бастырылды. М-12 трассасын 2024 елда-Екатеринбургка, ә 2025 елда Төмәнгә кадәр җиткерү ниятләнелә.

М-12 автотрассасы бәяләре

Җиңел автомобильдә Иннополис шәһәре яныннан М-12 трассасына кереп, Мәскәүгә кадәр барсаң, түләү-4 481 сум. “Казан” халыкара аэропорты тирәсеннән кузгалсаң, түләү-4 800 сум. Шәле авылы яныннан М-12 трассасына кереп, Мәскәүгә кадәр барсаң, түләү-4 998 сум. Идел аша салынган М-12 трассасы күпереннән генә чыксаң, түләү-241 сум, башта күпердән чыгу бәясе 319 сум итеп куелган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading