16+

«Россиядә күргәннәремнең берсе дә Татарстан белән чагыштырырлык түгел»

Бүген Казанда БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш һәм БМО рәсми делегациясе әгъзалары катнашында эшлекле иртәнге аш узды.

«Россиядә күргәннәремнең берсе дә Татарстан белән чагыштырырлык түгел»

Бүген Казанда БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш һәм БМО рәсми делегациясе әгъзалары катнашында эшлекле иртәнге аш узды.

БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кысаларында узган чарада шулай ук Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агиев, эшлекле даирәләр, руханилар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. 

Фәрит Мөхәммәтшин БМО делегациясе әгъзаларын һәм БРИКС саммитында катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Россия Президенты һәм ил җитәкчелегенең БРИКС илләре дәүләтләре башлыкларының масштаблы саммитын Казанда уздыру карары Татарстанга карата зур ышаныч турында сөйли. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук саммитта катнашучыларның һәм кунакларның күбесенең Казанга  зур теләк белән килгәннәре һәм кунакчыллык өчен рәхмәтле булулары турында әйтте. Чарада катнашучыларның барысы да диярлек 175 милләт вәкиле яшәгән Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулыкны билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республиканың милли-мәдәни автономияләрен берләштерүче Татарстан халыклары ассамблеясе актив эшли. Нәкъ менә милләтара тынычлык һәм татулык социаль-икътисади уңышларның нигезе булып тора, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы искәрткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты үсеше 3,5% тан артык тәшкил иткән. 

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген яшьләр, шул исәптән чит ил студентлары белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта республикада дөньяның төрле илләреннән 22 меңнән артык студент белем ала. 

«БРИКСның уналтынчы саммитында катнашкан кешеләр барысы да яхшы дуслар булып калыр, җайга салынган элемтәләр ныгыр, ә БРИКС оешмасы үзе тынычлык, татулык һәм үсеш максатларында Берләшкән Милләтләр Оешмасының партнеры булыр дип уйлыйм», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.
 БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш, үз чиратында, Казанга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. «Россиягә, ул вакытта әле Советлар Союзына, беренче сәфәрем 1975 елда, 50 ел элек булган иде , – диде Гутерриш әфәнде,  – бу еллар эчендә сезнең илнең күп кенә төбәкләрендә булдым, әмма Россиядә күргәннәремнең берсе дә Татарстан белән чагыштырырлык түгел».

Антониу Гутерриш билгеләп үткәнчә, Татарстанның уңышы республиканың «алтын өчпочмагына» нигезләнә. Аның беренче почмагы –тарих, мәдәният һәм гореф-гадәтләр. «Үзенең бай мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәт итүче генә киләчәккә ничек барырга икәнен белә», – дип басым ясады БМО Генераль сәркатибе. 

Татарстанның «алтын өчпочмагы»ның икенче почмагы – төрлелектә бердәмлек, ул гармонияле үсешкә китерә. «Монда төрлелектә фантастик бердәмлек», – дип ассызыклады халыкара оешма җитәкчесе. 

Республиканың өченче мөһим сыйфаты – инновацияләр һәм үсешкә омтылыш. «Сезнең үткәнегез бик бай, әмма сез киләчәккә карыйсыз, – диде Гутерриш әфәнде, – һәм иң мөһиме, сез заманча технологияләргә инвестицияләр кертеп кенә калмыйсыз, сез кешеләрне кайгыртасыз».  
БМО Генераль секретаре барысына да зур уңышлар теләде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading