16+

Россиядә 2,5 меңнән артык урман торгызылды

Әлеге эш "Экология" милли проекты буенча үткәрелде.

Россиядә 2,5 меңнән артык урман торгызылды

Әлеге эш "Экология" милли проекты буенча үткәрелде.

Узган елда Тататастанда 2,5 гектардан артык урман торгызылды. Ясалма урман үстерү 1770 гектар мәйданда, 36 гектар катнаш мәйданда башкарылды, табигый урман торгызу эшләренә - 542 гектар һәм урман үрчетүгә - 166 гектар ярдәм күрсәтелде, бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итә. 

2020 елда урманнарны торгызуга 197,7 млн. сум бүлеп биреләчәк, 46,4енә техника һәм җайланмалар сатып алыначак. Акчалар “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” проекты кысаларында федераль бюджеттан бүленәчәк.

Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү эшләре 4,8 мең га мәйданда үткәреләчәк.

Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү эшләре 4,8 мең га мәйданда узачак. Шулай ук 11 меңнән артык орлык сатып алу һәм 30 млн.нан артык үсенте үстерү планлаштырыла. Проектның төп максаты - 2024 елга 100% нисбәтендә урманны чыгару һәм яңадан җитештерү арасындагы баланска ирешү. Ике максатчан индикатор билгеләнде: «Урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү мәйданын киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата мөнәсәбәт» һәм «Урман янгыннарыннан зыян».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading