16+

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бөтен киләчәк укытучылардан тора

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан республикасында Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бөтен киләчәк укытучылардан тора

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан республикасында Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты.

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында узды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов студентлар - булачак педагоглар белән дә аралашты.  Алар укытучы һөнәрен ни өчен сайлауларын, бүгенге көндәге тормыш кыйммәтләре турында да сөйләделәр. 

Педагоглар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов 2023 ел Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте.

— Бу ел укытучы һөнәренең югары иҗтимагый статусын билгеләде, илебез җитәкчелеге тарафыннан мәгариф системасына өстенлекле игътибар бирелүен ассызыклады, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ел дәвамында республикада күпсанлы тематик чаралар узды, аларда 65 меңнән артык педагог һәм остаз катнашты. Яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучыбыз» грантын яңарту, сквер төзү һәм Казанка яры буенда укытучыга һәйкәл кую, Казан университетында «Белем» мәгариф музеен ачу буенча эшләр башлау турында карарлар кабул ителде. Татарстанның 36 меңгә якын укытучысы яңа ноутбуклар алды.

— Республика мәгариф системасы илдә алдынгылардан санала, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. - 2023 елда «Мәгариф» илкүләм проектының 15 чарасы гамәлгә ашырылды. Зур финанс чаралары төзелешкә, мәктәпләрнең матди базасын яңартуга, педагогларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу юнәлешләр буенча һичшиксез эшне дәвам итәчәкбез.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан «Яшь профессионаллар» Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтендә ышанычлы рәвештә 2 нче урынны, Бөтенроссия мәктәп укучыларының предмет олимпиадалары нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны били.

— Әлбәттә, барлык уңышлар нигезендә сезнең хезмәтегез ята, хөрмәтле педагоглар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бөтен киләчәк укытучылардан тора. Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз! Сез 250дән артык Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, химия һәм информатика буенча халыкара олимпиадаларның өч җиңүчесен, 2 меңләп алтын медаль иясен, 199 йөз балл җыючыны әзерләдегез, тагын 9 кеше ике фән буенча ике йөз балл алды.

Мәсәлән, Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында призер булды. «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында Казанның 41нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина абсолют җиңүче дип танылды.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов педагогларга һәм чара кунакларына видео мөрәҗәгать белән чыкты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәгариф тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре - "Фидакарь хезмәт өчен " медальләре, мактаулы исемнәр тапшырды. 

Чара концерт программасы белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading