16+

Рөстәм Миңнеханов фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия фәне көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия фәне көне уңаеннан тәбрикләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия фәне көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия фәне көне уңаеннан тәбрикләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия фәннәр академиясе 300 еллык юбилеен билгеләп үтә торган агымдагы елда әлеге бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Академия исеменә юлланган күпсанлы котлауларга кушылам һәм аның коллективына Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә зур уңышлар телим.

Кеше капиталы, яңа белемнәр һәм технологияләр – социаль-икътисади алгарышка этәргеч бирүче бәрәкәтле көч. Нәкъ менә шуңа да 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

Фәнни хезмәткәрләргә төрлечә дәүләт ярдәме күрсәтү – безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе.

Мондый эш күркәм нәтиҗәләр бирә. Татарстанның биш югары уку йорты Стратегик академия лидерлыгы программасында катнаша. Республикада нефть чыгару өлкәсендә дөньяда киң танылган фәнни үзәкләрнең берсе, алдынгы алты инженерлык мәктәбе эшчәнлек алып бара. Күптән түгел Президент Владимир Путин катнашуында дөньякүләм дәрәҗәдәге «Югары нефть мәктәбе»нең университет кампусын ачу тантанасы булып узды. Ул дәүләт һәм хосусый эшкуарлык арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек, зур бизнесның югары социаль җаваплылыгы үрнәге булып тора.

Татарстан «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңүчеләрнең гомуми саны ягыннан Россия төбәкләре арасында алдынгылар сафына, ә Төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында, фәкать Мәскәүдән генә калышып, икенче урынга чыкты.

Республиканың уңышларына, һичшиксез, безнең академик җәмәгатьчелек саллы өлеш кертте.

Технологик бәйсезлеккә ирешү кебек ил өчен гаять мөһим стратегик максатны үтәүгә юнәлтелгән фәнни-техник өлкәдәге сезнең төп казанышларыгыз әле алда дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, һөнәри эшчәнлектә яңа фикерләр, кыю ниятләр һәм башлангычлар, күркәм фәнни нәтиҗәләр телим», диелә хәбәрдә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading