16+

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгәннәр, инженерлар, юллар турында ни диде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуында елга йомгак ясады, сорауларга җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгәннәр, инженерлар,  юллар турында ни диде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуында елга йомгак ясады, сорауларга җавап бирде.

Башкарылган эшләр видеоэкранда күрсәтеп үтелде. Россия Президенты Владимир Путинның видеоэкранда: ”Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында алдынгы”, - дип әйтүе күңелгә хуш килде.

Баш Командующий кушканнар үтәлә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм турында сүз кузгатылды.

—Һәр көн бу хакта иртәнге якта ук фикер алышабыз. Республика дәрәҗәсендә генә түгел, һәр муниципалитет, һәр торак пункт, һәр предприятие төрле дәрәҗәдә гуманитар ярдәм программасына җәлеп ителгән. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә, сер түгел, һәлак булучылар да бар, аларның гаиләләренә дә ярдәм оештырыла. Саклану сәнәгате комплексы тарафыннан Баш Командующий куйган бурычлар үтәлә. Мобилизацияләнгәннәр, контрактчыларга карата куелган бурычлар контрольдә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

 Чыгышлары белән Татарстаннан булган Геройлар саны да арта бара, хәзер алар – 11 Герой.

—Махсус хәрби операциядәге кешеләребез Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклый. Безгә каршы торган илләр дә бар, Россиянең куәтле булуын теләмиләр. Шулай да, без бөтен Россия халкы, шул исәптән, Татарстан да, җиңү көтәбез, шул җиңү якынайсын өчен бөтенесен эшлибез,-диде республика башлыгы.

Тормыш таянычы – эшчеләр һәм инженерлар

Татарстан Рәисе республикада сәнәгать киң үсеш алганда инженерларның, эшчеләрнең күп кирәк булуын искәртте.

—Әлмәттә югары нефть мәктәбе төзелеше төгәлләнә. Бу – дөнья дәрәҗәсендәге кампус. Шундый ук үзәкне Түбән Камада ачарга җыенабыз. Чаллыда “КАМАЗ” белән берлектә югары техник мәктәп булдыру турында уйлыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзбәкстан һәм Таҗикстан белән берлектә белгечләр әзерләү буенча килешүләр төзелгән.

ЦУМ хәзер “читек базары”

Арчадан һөнәрче Фәридә Кәлимуллина видеоэлемтә аша милли аяк киеме эшләнмәләре фабрикасы турында сорау бирде.

— Арча районында эшләдем, сезнең фабриканы яхшы беләм, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Чигелгән мендәрләрегез, чүәкләр – бик яхшы эшләнмәләр. Кая барсаң да, Татарстаннан бүләккә дә бик уңай иде алар. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бу фабрика юкка чыкты. Бүгенге көндә республикада милли һөнәрләр, кул белән эшли торган эшләрне саклап калырга кирәк. Шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен элекке ЦУМ универмагын сатып алдык. Анда өйрәнү цехлары, сату мәйданнары булачак.

Сәламәтлекләре – чикле, рухлары – көчле

Алабугадан сәламәтлекләре чикле кешеләрнең “Абилимпикс” чемпионатында катнашып, беренче урынны яулаган Азалия Яфасова сәхнәдә Илсөя Бәдретдинова һәм Зәйнәб Фәрхетдинова белән чыгыш ясарга, талантлы балаларга остаз булырга хыяллануы турында видеоэлемтә аша сөйләде. Татарстан Рәисе “Абилимпикс” белән бәйле барлык чараларның үткәрелүен әйтте, Азалиягә теләктәшлек күрсәтергә ышандырды.

Идел суы өчен “ызгыш-талаш”

Куйбышев сусаклагычындагы суны түбәнгә күпләп җибәрү сәбәбендә, Татарстан җирлегендә су кими, балыклар үлә.

— Идел ул – электр станцияләре, сусаклагычлар каскады. Монда “кәтлитләр һәм чебеннәр” аерым булырга тиеш. Кайсыдыр якка авышса, каядыр нәрсәдер җитмәячәк. Идел ул, беренче чиратта, кораблар йөрү, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен каралган. Су биеклеге өчен җавап бирүче хезмәтләр бер бурычны гына хәл итәргә тиеш түгел, бу - комплекслы бурыч. Аны хәл итеп була дип ышанам. Ил башлыгы шундый йөкләмә бирде. Кораблар йөрүне арттырырга кирәк, чөнки бу - иң арзан транспорт төре. Иделнең Каспийга коюын, ә Каспийның көньяк диңгезләргә тоташуын исәпкә алсак, Иранга кадәр барып җитә алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Вознесение тракты хәлләре

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе тарафыннан  Вознесение тракты турында алданрак тапшырылган сорауга Татарстан Рәисенең җавабын аның матбугат хезмәте бирде.

Рөстәм Миңнехановның җавабында: ”Казанга бик мөһим булган Вознесение тракты проектын гамәлгә ашырудагы теләктәшлекләре өчен Президентыбыз Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә, Транспорт министрлыгына һәм Федераль юл агентлыгына рәхмәт! Вознесение трактының беренче чиратын ачу Гадел Кутуй, Патрис Лумумба урамнарындагы, Альберт Камалиев проспектындагы транспорт хәрәкәте тыгызлыгын, шулай ук Әмәт метро станциясеннән Җиңү проспектына кадәр юл узу вакытын киметте. Җиңү проспектыннан М-7 федераль автотрассасына кадәр 8 чакрым юлны 2024-2026 елларда төзеп чыгу планлаштырыла. Проект бәясе 26 миллиард 75 миллион сум. Хәзер финанс чыганакларын ачыклау мәсьәләләрен хәл итү бара. Россиянең миллионлы шәһәрләрендә шәһәрдән чыгу юлларын түләүле итү практикасы киң кулланыла. Хәзергә без автомобиль юлын дәүләт-хосусый хезмәттәшлек нигезендә файдалану турында тәгаен карарга килмәдек әле”, - дип әйтелгән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading