16+

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаев белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.«Сезнең безгә булган игътибарыгызны һәм Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, Казахстан Президентын сәламләп.

«Казахстан безнең өчен – стратегик партнер. Казахстан төбәкләре белән күп кенә килешүләр бар. Пандемиягә карамастан, безнең товар әйләнеше ике ел рәттән 630 млн. доллар дәрәҗәсендә тора. Шуңа да карамастан, безнең потенциал күбрәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент, 200 меңнән артык татар – Казахстан гражданнары, диде. Алар үзләрен бик уңайлы хис итәләр. «Мин ватандашларыбызга ярдәм иткән өчен чын күңелдән рәхмәтлемен Сезгә», - дип мөрәҗәгать итте ул Казахстан Президентына.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы техник югары уку йортларының филиалларын ачу линиясе буенча эшләргә игътибар итте, бу хакта кичә Мәскәүдә Касыйм Җомарт Токаев та белдерде.

Үз чиратында Казахстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда булуына ул бик шат.

«Кичә Мәскәүдә Мин Владимир Путин белән 5 сәгатьлек сөйләшүләр уздырдым. Без Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, дидек. Владимир Владимирович үз чыгышында Татарстанның Россиянең динамик үсештәге субъектларының берсе булуын аерым билгеләп үтте», - диде Президент.

«Казанга беренче тапкыр киләм. Мәчеттә, православие храмында булды. Мин бик сокландым: без сезнең көчле җитәкчелек астында Татарстанның ничек үсүен күрәбез», - диде Касыйм Җомарт Токаев.

Очрашу барышында КАМАЗ, Татнефть җитәкчеләре, юнәлеш министрлары бүген гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында сөйләделәр.

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президентына «Дуслык» орденын тапшырды.

https://president.tatarstan.ru/tat/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading