16+

Рөстәм Миңнеханов: махсус операциядә катнашучыларның балалары Яңа ел чараларын оештыруда игътибар үзәгендә булырга тиеш

Махсус операциядә катнашучыларның балалары Яңа ел чаралары оештырганда җирле администрацияләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Алда торган яңа ел чаралары кысаларында мобилизацияләнгән гражданнарның һәм үз бурычларын үтәүче ирекле хәрбиләрнең балаларын аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк. Республика дәрәҗәсендә аларны яңа ел чараларына: 5-11 сыйныф укучыларын - "Татнефть Арена" да республика Яңа ел чыршысына, 1-4 сыйныф укучыларын - Казан Кремлендә Яңа ел тамашаларына чакыру турында карар кабул ителде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук киңәшмә кысаларында ТР Президенты Яңа ел каникуллары темасына да тукталды. «Балаларның кышкы каникулларында ялларын оештырырга, спорт һәм мәдәни чаралар программасын әзерләргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты матбугат хезмәте.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading