Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Ул ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, 8 ел эчендә әлеге чарада 400дән артык гаилә катнашкан.
Скопировать ссылку
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Ул ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, 8 ел эчендә әлеге чарада 400дән артык гаилә катнашкан.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел башыннан республикада аерылышуларның кимүе һәм никахлар санының артуы күзәтелә. Бу Татарстан Республикасының тату, нык һәм бәхетле гаиләләр территориясе булуын раслый.
«Иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларда да уңышлар телим. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче төп дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйм! Кадерле дуслар! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим. Гаиләләр нык булсын! Барыгызны да якынлашып килүче олы бәйрәм – Республика көне белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов барлык чакырылган кунакларга.
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районыннан – 10 бала тәрбияләүче Михайловлар гаиләсенә, Мамадыш районыннан – 8 балалы Саматовлар гаиләсенә һәм Казаннан Белоусовлар гаиләсенә Татарстан Республикасының «Ата – ана батырлыгы» медальләрен тапшырды.
Җавап сүзендә республиканың күп балалы гаиләләре вәкилләре бу мәҗлескә чакырган өчен рәхмәт белдердердләр: «Гаилә – һәр кеше тормышында иң мөһим категорияләрнең берсе, туганнар һәм якыннар арасында без эш һәм иҗат өчен илһам һәм көч алабыз. Иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләү безнең республикада яхшы традициягә әверелде».
Белешмә өчен:
2022 елдан Татарстан Республикасында гаилә абруен күтәрү һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү өчен яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале гамәлгә куелды. Әлеге бүләк җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм тәрбияләгән гаиләләр өчен билгеләнгән. Кабул итү кысаларында күрсәтелгән медаль лаеклы гаиләләргә тапшырылды.
Соңгы елларда республиканың 1000гә якын гаилә пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән билгеләп үтелде. Алар барысы да 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгәннәр, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгәннәр, гаилә ныклыгының ачык үрнәге булып торалар. Бүләкләү тантанасы 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә узды.
2022 елның беренче яртыеллыгында өлкән буын кешеләренә карата уңай һәм ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре 1031 парны, шуларның 700 парның 50 ел бергә гомер итүләрен («алтын» юбилярлар) һәм 156 парның 60 ел бергә гомер кичерүләрен («бриллиант туй») билгеләп үттеләр.
Комментарийлар